Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 66 чүпрәлелегә штрафны вакытында түләмәгән өчен беркетмәләр төзелгән

    Аларның 38 - е район җәмәгать суды карары буенча җәзага тартылган.

    Шуны искәртим, Федераль закон нигезендә, штрафны түләү өчен гаепле кешегә 70 көн вакыт бирү карала, аның 10 көне карардан риза булмаган очракта кире карау максатын күздә тота. Әгәр шушы вакыт эчендә штрафка тартылучы моны эшләми икән, аңа карата Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче статьясы нигезендә административ материал төзелә. Гаепле икеләтә күләмдә штрафка тартыла (1 мең сумнан ким түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алына һәм дә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр. Хәзер гаепләнүчеләрнең "хәленә" керү максатыннан Хөкүмәт яңа закон да кабул итте. Штрафың белән 20 көн эчендә исәп- хисап ясыйсың икән, ул вакытта штраф суммасының 50 процентын гына түләргә туры килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: штраф
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: