Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 500 сумыңны чыгарып саласың килмәсә

    Көн саен диярлек республика юлларында җәяүлеләр машина астына эләгә. Мондый фаҗигаләрнең төп сәбәпләре һаман да шул - юл аркылы тиешсез урында чыгу, юлга искәртмәстән килеп чыгу, игътибарсызлыкны һәм кагыйдәләргә буйсынмауны аңлата. Машина астына калып үлү очракларының күпчелеге, нигездә, тәүлекнең караңгы сәгатьләренә туры килә. Бу вакытта машина йөртүчеләр, каршыга килүче транспорт...

    Көн саен диярлек республика юлларында җәяүлеләр машина астына эләгә. Мондый фаҗигаләрнең төп сәбәпләре һаман да шул - юл аркылы тиешсез урында чыгу, юлга искәртмәстән килеп чыгу, игътибарсызлыкны һәм кагыйдәләргә буйсынмауны аңлата.
    Машина астына калып үлү очракларының күпчелеге, нигездә, тәүлекнең караңгы сәгатьләренә туры килә. Бу вакытта машина йөртүчеләр, каршыга килүче транспорт фаралары яктысыннан күзләре чагылып, юл аша йөгереп чыгучы җәяүлене күрмичә калалар. Ә кайчагында җәяүлеләр автомобиль юлы буйлап яисә юл янәшәсеннән үк атлыйлар, өстәвенә, кичен күзгә ташланмый торган караңгы киемнәрдән булалар. Шуның өчен дә киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу бик мөһим. Алар яктыртылмаган юлда җәяүлене күрү мөмкинлеген арттыралар һәм юл-транспорт һәлакәте чыгу ихтималын киметәләр.Якыннан яктыртучы фаралар белән автомобиль йөртүче җәяүлене юлда 25-50 метр арада күрә ала. Әгәр җәяүле яктылык кайтаргыч кайтаргыч элементлар кулланса, бу ара 150-200 метрга кадәр арта. Ә инде еракка яктыртучы фаралар белән автомобиль йөртүче җәяүлене 100 метрдан күрсә, яктырткыч элементлар кулланган кешене ул 350 метр ераклыктан ук абайлый. Төнлә яисә күз күреме начар булган шартларда юл аша чыкканда һәм юл читеннән барганда җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементлары булган предметлар куллануы бик мөһим. Ә торак пунктлардан читтә яктылык кайтаргыч элементлар файдалану мәҗбүри: бу кагыйдәне үтәмәгән өчен 500 сум штраф яный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: