44 чүпрәлеле учетта тора, шуларның икесе 18 яшькә кадәрге

Россия Федерациясе законы гуманлаша бара. Хәзер, суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә карата, хаталарын танып, төзәлү өчен мөмкинлек бирә. Кылган җинаятьнең җәмгыятькә китерелгән зыяны күләменнән чыгып, шартлы хөкем карары чыгарыла, төзәтү эшләре, мәҗбүри хезмәт билгеләнә, төрмәгә утыртмыйча җәза бирү алымнары кулланыла. Җәза үтәтү филиалы нәкъ менә шундыйларны даими күзәтү астында тоту...
Агымдагы ел дәвамында 62 кеше исәпкә куелган, шуларның дүртен яшүсмерләр тәшкил итә. Бүген әлеге филиалда 42 кеше учетта тора, шул исәптән ике яшүсмер. Аларның 16- сы - шартлы срок алучы, 6 сы - мәҗбүри хезмәт башкаручы ни кызганыч, шулар арасында 2 се хатын-кыз. Әлеге филиал полициянең участок хезмәткәрләре белән берлектә "тәрбиядәгеләрнең" яшәү шартларын, хезмәт вазыйфаларын ничек башкаруларын тикшерә. Безгә кайчакта шактый четерекле хәлләрдә калырга туры килсә дә, без үзебезнең тупланган тәҗрибәбез нәтиҗәсендә һәр мәсьәләне уңай хәл итәргә тырышабыз. Әйтергә кирәк, миңа аерым үзгә бер контингент кешеләр белән эшләргә туры килә. Аларның һәрберсенә индивидуаль якын килергә, бер үк вакытта юрист та, психолог та була белергә кирәк. Бүген филиал күзәтүендә мәҗбүри хезмәт һәм төзәтү эшләренә билгеләнгән алты кеше исәптә тора. Алар белән даими очрашып, сөйләшүләр алып барам. Билгеләнгән вакытка филиалга килмәүчеләрне полициянең участок инспекторлары белән өйләренә, хезмәт урыннарына барып эзләп табабыз. Кызганычка каршы, кайберәүләр үзләренең болай да кыл өстендә торган язмышын тагын да катлауландыра. Шартлы хөкемдәге кешенең җәзасы, тиешле таләпләр үтәлмәгәндә, реаль срокка әйләнергә мөмкин. Быелның тугыз аенда, мәсәлән, шундый ике кешене рәшәткә артына озатырга туры килде, сигез кешенең сыналу срогы озайтылды. Шулай да без мондыйларны хезмәт белән тәрбияләргә тырышабыз. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштыргач, аларның кайберләрен көн дә шалтыратып белешеп тә торам. Филиал контролендә торучыларның җинаять эшенә күз салсаң, аның нигезендә эчкечелек ятуын күрәсең. Эчкечелекнең беркайчан да юньлегә алып бармавы хакында никадәр сөйләнде, язылды икән? Ләкин исерекләрнең барысына да диңгез тубыктан булып кала. Нәтиҗәдә җимерелгән язмышлар, рәшәткә артында үткән гомерләр, таркалган гаиләләр... Шулай да барлык җинаятьләрне дә аларга гына сылтап калдыру да дөрес булмас иде, бармакларыбыз тигез булмаган кебек, арабыздагы кешеләр дә төрле-төрле бит. Әлбәттә, җәмгыятьтә үзләрен тиешле тәртиптә тотмаган өчен кайберләренең төзәтү эшләре төрмә белән алыштырыла. Берничә маддә буенча хөкем ителгән "абзыйларны", нинди генә эшкә урнаштырсалар да, тиешенчә хезмәт итә алмавы, эчү белән мавыгулары нәтиҗәсендә эшсез кала һәм ахыр чиктә без аңа карата катгый чара күрүне сорап, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз. Шул ук вакытта шартлы җәзаны вакытыннан элек ябу безнең өчен зур җиңү буларак кабул ителә. Тайгак юлга кереп баручыга ярдәм кулы сузу, аны баткаклыктан тартып алу, исәптә торучыларның кабат җинаять кылуын һәм хокук бозуларын кисәтү, безнең төп бурычыбыз булып тора. Шартлы рәвештә хөкем ителеп, исәпкә куелучыларга билгеле бер бурычлар йөкләнә. Әлеге кешеләргә рөхсәтсез яшәү урыннарыннан читкә китү тыела, алар үзвакытында безгә килеп теркәлү үтәргә тиешләр. Кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр мондый затларга өйләреннән чыгып йөрү гомумән рөхсәт ителми. Әлеге таләпләрнең үтәлеше һәрдаим тикшерелеп тора. Мөгаен, иң мөһиме тәртип бозмыйча закон кысаларында, иминлектә, янәшәңдәгеләрнең кадер- хөрмәтен тоеп яшәүдер.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.2300
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.2100
-
24 июнь 2022 - 14:02Татарстанда 316 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсен сайлады Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә.4300
-
24 июнь 2022 - 11:09Суд залыннан: үз гаебен таныды Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.Р. Яфизова суд утырышында Волклвның административ хокук бозу турындагы эшен карады.4700
-
24 июнь 2022 - 11:08Җан җылысын кеше йөрәгенә салды Гөлфира апа үзенең тормыш китабындагы ролен сокланырлык итеп башкарып китте.4900
-
24 июнь 2022 - 11:05Чүпрәледә Троица җырлары фестивале узды Иске Чүпрәле авылында изге Сергий Радонежский храмы территориясендә "Троицкие напевы"православие фестивале узды.3200
-
24 июнь 2022 - 11:03Чүпрәле техникум студентлары имтихан тапшыра Студентларның өлгерешен Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхатдаров тикшерде.4800
-
24 июнь 2022 - 10:56Яңа Кәкерле авылының оста куллы 90 яшьлек өлкәне Яңа Кәкерле авылының иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе булган Миңнулла Зәйнулла улы Зәйнуллин күптән түгел үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.3500
-
24 июнь 2022 - 10:54Зур Чынлы авылында гомер итүче Карип Иниятулла улы Алиакберовка 80 яшь Хезмәттә үткән гомер3100
-
22 июнь 2022 - 14:28Чүпрәле пенсионерлары Казанга “Гөргөри кияүләрен” карарга барды Экскурсияне оештыруда район башлыгы Марат Гафаров ярдәм итте.7200
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!9000
-
22 июнь 2022 - 10:58Чүпрәледә “Чайка” лагерында икенче смена башлана Икенче җәйге смена исә 23 июньнән башланып 13 июльгә кадәр дәвам итәчәк.7400
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
24 июнь 2022 - 08:22
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм иттеБыел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.2500
-
24 июнь 2022 - 14:17Чүпрәледә Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе Мансур Рәимов белән хушлаштыларМансур Афиятович Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе исеменә ия була. Бүләкләре: Халыклар Дуслыгы ордены, "Почет билгесе".3800
-
24 июнь 2022 - 11:08Җан җылысын кеше йөрәгенә салды Гөлфира апа үзенең тормыш китабындагы ролен сокланырлык итеп башкарып китте.4900
-
24 июнь 2022 - 11:03Чүпрәле техникум студентлары имтихан тапшыра Студентларның өлгерешен Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхатдаров тикшерде.4800
-
24 июнь 2022 - 11:09Суд залыннан: үз гаебен таныды Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.Р. Яфизова суд утырышында Волклвның административ хокук бозу турындагы эшен карады.4700
-
24 июнь 2022 - 14:02Татарстанда 316 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсен сайлады Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә.4300
-
24 июнь 2022 - 14:17Чүпрәледә Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе Мансур Рәимов белән хушлаштылар Мансур Афиятович Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе исеменә ия була. Бүләкләре: Халыклар Дуслыгы ордены, "Почет билгесе".3800
-
24 июнь 2022 - 10:56Яңа Кәкерле авылының оста куллы 90 яшьлек өлкәне Яңа Кәкерле авылының иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе булган Миңнулла Зәйнулла улы Зәйнуллин күптән түгел үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.3500
-
24 июнь 2022 - 11:05Чүпрәледә Троица җырлары фестивале узды Иске Чүпрәле авылында изге Сергий Радонежский храмы территориясендә "Троицкие напевы"православие фестивале узды.3200
-
24 июнь 2022 - 11:11Иске Ишленең мәктәбе яңара 42 млн. сум. Авыл өчен бик мөһим булган социаль объектны капиталь төзекләндерү шул суммага исәпләнгән3200
-
24 июнь 2022 - 10:54Зур Чынлы авылында гомер итүче Карип Иниятулла улы Алиакберовка 80 яшь Хезмәттә үткән гомер3100
-
24 июнь 2022 - 11:01Язылганнар – икенче яртыеллыкка рәхим итегез! Хөрмәтле райондашлар! Газетабызның әлеге санын кулына алган хөрмәтле дустыбыз!3100
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм итте Быел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.2500
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.2300
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.2100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика