Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 2015 елда Кояш һәм Ай тотылу

    Бу язманы язуымның сәбәбе шунда: әгәр күк йөзе болытлы булмаса (аяз гына була күрсен), без, Татарстан халкы, 2015 елның 20 март көнне төш чагында кызыклы вакыйга-Кояш тотылуны күзәтә алачакбыз.

    Түбәндәге язылганнар минем исәпләүләрдән (төгәлсезлекләрнең булуы да бар). Бу вакытка Җир белән Ай арасы-358840 км; бу ара якын, чөнки 19 сәгать элек кенә Ай үз орбитасының Перигей дигән ноктасында була. Җирнең төрле урыннарында Айның күләгәсенең киңлеге 125 км.дан 180 км.га чаклы була һәм күләгә Җир өстендә болай йөри: иң башлап Атлантик океанның Төньяк өлешенә-Гренландия утравының Көньяк очыннан 900 км.га Көньяк-көнчыгыштарак булган урынга төшә һәм Көнчыгышка хәрәкәтләнеп Бөекбритания утравы аркылы үтә, акрынлап Төньяк-көнчыгышка борыла. Төньяк диңгез, Скандинавия ярымутравы, Финляндияне үтеп Мурманск шәһәре юнәлешендә бара, Баренц диңгезе аша Төньяк Боз океанына чыгып китә һәм шушы океанда Җирдән ычкына. Күләгәдән ике яклап киңлеге 6840 км.га җиткән ярымкүләгәгә бара. Без Айның ярымкүләгәсендә калабыз. Бездә болай күренә: Ай астан уңнан өскә сулга таба менә, Кояшның өске уң як ягын каплый, диск диаметрының дүрттән эчен (0,75ен) эләктерә, аскы як ягы диаметрының дүрттән бере күренеп кала (1 сызым). 12 сәгать 40 минут тирәсендә Кояшның иң күп капланган чагы була. Бу Кояш тотылу бөтен Европада, Төньяк Африкада, Азиянең Төньяк-көнбатыш яртысында күренә. Бу тотылудан соң бездә күренә торган чираттагы Кояш тотылу тагын тиз генә булмый: 2018 елның 11 августында гына күзәтеләчәк.

    Кояш тотылуның икенчесе 13 сентябрь көнне була, бездә күренми, Һинд океанының көньягында һәм Антарктикада күренәчәк. Ай тотылуга килгәндә, ике тапкыр тулысынча Ай тотыла. Беренчесе 4 апрель көнне була, бездә күренми, чөнки Ай тотылу барганда бездә көндезге сәгатьләр була. Икенчесе 28 сентябрь көнне була, иртә белән Ай батканда, шуның аркасында шартлар әйбәт түгел. Ай тотылу башланганда Ай Көнбатышта, горизонтка якын гына була һәм Ай тотылуның яртысы җиткәнче үк Ай бата (2 сызым).

    Әлбәттә, шушы урында язмага нокта куеп булыр иде, ләкин бу юлы мин газета укучыларны Кояш тотылуларның теориясе белән таныштырырга булдым.

    Кояш тотылуларның кабатлануы өч периодка бәйле: синодик ай (дәвамлылыгы 29,53 тәүлек), драконик ай (27,21 тәүлек) һәм драконик ел (346,62 тәүлек). Шундый өч бөтен сан табарга кирәк, бу периодларны ул саннарга тапкырлаганнан соң берүк сан чыксын. Ул бөтен саннар күптән табылган: 223 синодик ай, 242 драконик ай һәм 19 драконик ел; яки тәүлеккә әйләндереп күрсәтсәк тиңдәшле рәвештә 6585,32 тәүлек; 6585,36 тәүлек; 6585,78 тәүлек булыр. Ә инде 6585,32 тәүлекне елга әйләндерсәк, 18 ел, 10 яки 11 тәүлек һәм 8 сәгать чамасы булыр. Ни өчен 10 яки 11 тәүлек? Ул 18 елда Кәбисә ел ничә эләгүгә карый: 4 эләксә 11 тәүлек, 5 эләксә 10 тәүлек кушыла. Димәк, бүген Кояш тотылды икән, 6585 бөтен өчтән бер тәүлектән соң, һичшиксез, Кояш тотылачак. Бу вакыт САРОС дигән исем алган. Сарос борынгы Вавилон, Мисыр, Кытай астраномнарына ук билгеле булган.

    Ачыклык өчен: сарос аша кабатланучы Кояш тотылулар чылбырын серия ди атыйк. 18 елда Кояш һәм Ай тотылуларның 38 эпохасы килә, димәк, Кояш тотылуларның шартлы рәвештә бер-берсенә бәйсез 38 сериясе бара дигән сүз.

    Хәзер күк йөзенә килик. Ай юлы белән эклиптиканың кисешү нокталары восходящий һәм нисходящий узеллар дип атала. Җирдә Кояш тотылу күзәтелсен өчен Ай белән Кояшның "очрашуы" (яңа ай моменты) узелдан 16,5 градустан да ерак булмавы кирәк. Узелдан ике якка санасак 33 градус ара була инде. Хәзер сарос аша кабатланучы берүк сериядәге Кояш тотылуларны карыйк. Бер сарос вакыттан соң Кояш белән Айның "очрашуы" элеккеге урынында калмыйча узелга карата уртача 0,4762 градуска уңгарак (Көнбатышкарак) күчә. Ни өчен? Аның сәбәбе-19 драконик ел 223 синодик айга караганда 0,46 тәүлеккә озынрак. Әгәр узел янындагы Кояш тотылулар мөмкин булган араны (33 градусны) 0,476 градуска бүлсәк, 70 тирәсе булган сан табарбыз. Димәк, бер серия уртача 70 ләп (66 дан 74 кә кадәр булырга мөмкин) Кояш тотылудан тора һәм бу серия Җирдә уртача 1244 ел яши.

    Хәзер восходящий узелдагы бер сериядәге Кояш тотылуларны карыйк. 1244 елда Кояш белән Айның 70 ләп "очрашуы" узел янындагы 33 градус араны үтә; шуның аркасында Ай башта эклиптикага якынлаша, аннан соң ераклаша һәм боларның нәтиҗәсе буларак Айның күләгәсе һәм ярымкүләгәсе Җирнең Төньяк поляр өлкәсеннән башлап 70 сарос эчендә көньяк поляр өлкәгә кадәр булган араны йөреп үтә. Беренче Кояш тотылу вакытында Җирнең Төньяк поляр өлкәсенә кечкенә генә урынга Айның ярымкүләгәсе эләгә. Сарос саен Айның ярымкүләгәсе зуррак урынны яулый бара. 12-13 саростан соң Айның күләгәсе дә Җиргә эләгә һәм ул сарос саен көньяккарак төшә бара. 19-24 сарос дигәндә инде Айның күләгәсе уртача пояста, 30-40 сарос дигәндә Җирнең тропик поясында (экватор тирәсендә) чаба. (Бу вакытта Ай һәм Кояш узелның үзенә килеп җиткән булалар).

    Аннан соң Көньяк ярымшар да шулай йөри. 57-58 сарос дигәндә Айның күләгәсе Җирдән бөтенләй чыгып китә, ярымкүләгәсе генә кала, бу ярымкүләгәгә 12-13 сарос Җирнең Көньяк поляр өлкәсендә яши, ниһаять ул да 70 сарос дигәндә Җирдән ычкына.Шулай итеп, бу серия тәмам. Аның урынына яңалары башлана.

    Әгәр серия нисходяәий узелда икән, киресенчә, Кояш тотылулар Җирнең Көняк поляр өлкәсендә башлана һәи сарос саен Төньякка күчеп, Җирнең Төньяк поляр өлкәсе аша Җирдә чыгып китәләр.

    Әле бит безнең сароста 6585 тәүлектән тыш 8 сәгать тә бар. Менә шушы 8 сәгатьтә Җир шары өчтән бер әйләнеш ясый, яки 120 градуска борылы, шуның аркасында сарос саен Айның күләгәсе һәм ярымкүләгәсе Җир әйләнәсенең уртача өчтән беренә көнбатышка күчә, ә өч сарос дигәндә бу күләгә һәм ярымкүләгәгә якынча шул ук географик озынлыкларга туры килә, әмма инде шактый гына Төньякка (яки Көньякка) күчә. Сарос саен Айның күләгәсенең Җирнең үзәгенә карата уртача 288 км.га күчүен исәпләп чыгарырга мөмкин. Җир өстендә Айның күләгәсенең ничек йөрүен исәпләү, гомумән, катлаулы әле ул.

    Хәзер 3 сызымны карыйк. Монда 38 сериядән берсе, анда да 70 ләп Кояш тотылуның бишесе күрсәтелгән. Барысы да Кояшның тулысынча тотылуы. Сарос, югарыда язылганнардан тыш, шулай ук бөтен сан-239 аномалистик айдан тора. Моңардан бер үк сериягә керүче тотылулар яки барысы да тулысынча тотылу, яки барысы да балдаксыман тотылу икәнлеге килеп чыга.

    2015 елның 20 мартындагы Кояш тотылу ул-1961 елның 15 февралендә булган Кояш тотылуның өч саростан соң кабатлануы. Өч сарос ул, икенче төрле әйткәндә, 54 ел 33 тәүлек, ягъни 19756 тәүлек дигән сүз.

    1961 елгы Кояш тотылуны мин, ул вакытта беренче сыйныфка укырга кермәгән малай булсам да, әйбәт хәтерлим, чөнки бик нык курыккан идем. Февраль ае, чалт аяз көн, тамчылар тамып тора, төш чагында Кояшның бер чите сызык шикелле генә калып, кичке эңгер-меңгер шикелле булды. (тотылу фазасы-0,97). Айның күләгәсе җирдә болай йөрде: Атлантик океан, көньяк Европа илләре, Кара һәм Азов диңгезләре, Волгоград, Самара, Татарстанның Баулы районы, Уфа, Екатеринбург, Таймыр ярымутравы, Төньяк Боз океаны.

    Бер саростан соң, 1979 елның 26 февраль көнне, Айның күләгәсе һәм ярымкүләгәсе Җир әйләнәсенең өчтән беренә Көнбатышка һәм бераз Төньякка күчте, димәк, тотылу Төньяк Америкада күзәтелде. Ике саростан соң, 1997 елның 9 мартында мондый күчү тагын кабатланды, Айның күләгәсе һәм ярымкүләгәсе инде Россиянең Ерак Көнчыгышына эләкте. Өч саростан соң, 2015 елның 20 мартында Айның күләгәсе һәм ярымкүләгәсе якынча безнең географик озынлыкларга эләксә дә, Айның эклиптикадан ераклашуы һәм Җирнең Төньяк ярымшары Кояшка борылу аркасында күләгә безнең аша "сикереп" шактый еракка-Скандинавия, Баренц диңгезенә үк барып төшә, шуның аркасында безнең өчен тотылу фазасы да 0,75 тән артмый.

    Менә тагын берничә мисал. 2003 елның 31 маенда 8-9 сәгатьләрдә булган Кояш тотылуны хәтерли торгансыздыр. Бу сериядәгеләр восходящий узелда, димәк, Төньяктан Көньякка таба кереп баралар. Бер саростан соң 2021 елның 10 июнь көнне 16-17 сәгатьләрдә булачак тотылу бездә күренә, фаза тагын да зуррак булачак. Ике саростан соң 2039 елның 21-22 июнь көнне булачак тотылу бездә күренми, Төньяк Америкада күренә. Өч саростан соң 2057 елның 2 июль көнне Айның күләгәсе, гомумән, Россиянең Төньяк Боз океаны ярлары буенча хәрәкәтләнә.

    2006 елның 29 март көнне булган Кояш тотылу ул-1952 елның 25 февралендә булган тотылуның өч саростан соң кабатлануы, 2008 елның 1 август көнне булган Кояш тотылу 1954 елның 30 июнь көнне булган тотылуның өч саростан соң, 1990 елның 22 июль көнне булган тотылуның бер саростан соң кабатлануы һ.б.лар.

    Драконик елның нәрсә икәнлеген аңлатып бетермәсәк, язма тулы булмас. Ул-кояшның нинди дә булса узелдан шул ук узелга әйләнеп кайту вакыты. Узелларның чигенүе аркасында ул календарь елдан 19 (төгәлрәк әйткәндә 18,63) тәүлеккә кыскарак. Шунлыктан, Кояш тотылу үткән ел белән чагыштырганда 19 тәүлек алданрак булырга тиеш. Ләкин Кояш тотылу Яңа ай вакытында гына була, алары исә ел саен 11 тәүлек алданрак була. Шуңа күрә Кояш тотылуларның датасы берничә тапкыр 11 әр тәүлек һәм бер тапкыр 40 тәүлек алдан була. 40 тәүлек ул-11 тәүлек белән синодик айның суммасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: