Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 2 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында 2016 ел гаиләсен ачыкладылар

    Иске Чүпрәле 2 нче номерлы "Әкият" балалар бакчасында "Ел гаиләсе-2016" конкурсы гөрләп узды.

    Конкурска алдан ук гаиләләр сайлап алынды һәм аларга биремнәр таратылды. Һәр гаилә зур җаваплылык хисе белән әзерләнгән иде. Бакчабызда тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре зур дулкынлану белән көттеләр бу көнне. Садеев Илдар һәм Светлана кызлары Инзилә белән конкурста катнашып "Иң интеллектуаль гаилә" исемен яуладылар. Инзиләнең зиһене, таланты барлык килгән кунакларны шаккаттырды. Насыйбуллин Эрнестның әтисе Айрат һәм әнисе Румия "Иң актив гаилә" титулына ия булдылар.Бу гаиләдә киләчәктә зур үрләр яулаучы, спорт сөюче өч егет үсеп килә. Рәкыйпов Руслан һәм Гөлнар гаиләсенә "Иң иҗади гаилә" исеме бирелде. Кечкенә Самат бүгеннән үк әнисенә охшап үз таланты белән сәхнә түрен яуларга омтыла. Хөсәенов Илдус һәм Энҗе "Иң тату гаилә" номинациясендә җиңү яуладылар. Кечкенә Мәдинә киләчәктә нәфис сүз остасы булып күпләрне сокландырыр әле. Бары тик интеллектуаль, актив, иҗади һәм дус гаиләләр генә дәүләтебезнең нигезен ныгытачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: