Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 153 чүпрәлеле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылды

    Район автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләрне яктылык кайтаргычлы элементлары булган киемнәр киеп йөрергә чакыралар.

    Юлдагы фаҗигаләрнең 70 проценты тәүлекнең караңгы вакытына туры килә икән. Тиешсез урында автотранспорт юлы аша чыгу, бигрәк тә караңгы вакытта, кеше гомере өчен бик куркыныч. Мондый вакытта машина йөртүче юлдагы җәяүлене абайламаска да мөмкин. Быелның унбер аенда 153 райондашыбыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылды. Шул ук вакытта 82 машина хуҗасы махсус билге куелган кичү урынында җәяүлегә өстенлек бирмәгәне өчен штрафка тартылды,- ди ЮХИДИ бүлекчәсенең прпаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: