Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 112 номерына куркыныч янаганда гына шалтырат!

    Татарстан Республикасында "112"-коткару службасы телефон номеры 2010 елның 1 маеннан бирле эшли. Һәр көнне диярлек операторлар тарафыннан 5000ләп шалтырату кабул ителә.

    -Шулай да, 112 номеры белешмәләр өстәле түгел, аңа шалтыратып, барлык кызыксындырган сорауларга җавап алып булмый. Шуңа да 112 номерына бары тик ашыгыч ярдәм кирәк булганда, кеше гомеренә, милкенә куркыныч янаганда гына шалтыратырга кирәк,-ди райондагы гражданнар оборонасының әйдәп баручы консультанты Виктор Кузнецов. -Кайбер кагыйдәләрне дә истә тоту мөһим. Әгәр дә бу номерны ялгыш җыйгансыз икән, эндәшми калырга ярамый, чөнки диспетчер үзе сезгә шалтыратачак. Әгәр дә шалтыратуга тиз генә җавап бирмиләр икән, телефонны өзеп куярга ашыкмагыз, көтегез. Уйнап шалтыратучыларны тиз арада ачыклап була һәм аларны саллы гына штрафлар көтә. Әти-әниләр бу хакта балаларга да аңлатсыннар иде,-ди ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: