Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары "Поэзиядә кунакта" булдылар

    1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә китапханәчеләр көненә багышланган "Поэзиядә кунакта" дип исемләнгән парлы дәрес узды.

    Әлеге әдәби чарага якташыбыз, шагыйрь Азат Вахитов чакырылды. 9 сыйныф укучылары әдәбият, иҗат дөньясы, шагыйрьнең әсәрләре белән таныштылар, язучының әдәбиятка килү юлы турында мәгъләматлар алдылар.

    Татар теле һәм әдәбитяы укытучысы Энҗе Җәләлова һәм һәм китапханәче Алсу Яфизова тырышлыгы белән әзрләнгән дәрес ике як өчен дә файдалы узды, һәркем үзен чын мәгънәсендә поэзиядә кунакта дип хис итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: