1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары "Мин татарча сөйләшәм” акциясе белән сәяхәттә
Татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе : Татар теле - дәүләт теле.
Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны гамәлгә ашыру максатыннан 2006 нчы елдан һәр елны "Мин татарча сөйләшәм" исемле акция уздырыла башлады. Ул 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә башланып апрельның урталарына хәтле дәвам итә.
Тел - халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын, мең еллар буена үзенә сеңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә.
Телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора. Тел - кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм аның яшәү шарты. Тел рухи экология. Телдә - мең еллар буенча гореф-гадәтләр хәзинәсенең сөземтәсе, әдәп һәм әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихның хакыйкый эчтәлеге. Шушы хәзинәне без югалтмаска тиеш.
Быел да республика күләмендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырыла . Аның төп максаты - халыкны татар телендә сөйләшүгә өндәү, төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү. Шушы максатны тормышка ашыруда, мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәче тарафыннан күп төрле чаралар үткәрелә, бәйгеләр оештырыла.
Без, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8б сыйныф укучылары Илнара Шәрәпова җитәкчелегендә әлеге акция кысаларында Казан даруханәсе, Дәүләт нотариаль конторасы һәм почта оешмаларына сәяхәт кылып, андагы хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрдек. Шушы оешмаларда безне бик җылы каршы алдылар. Кызыксындырган сорауларыбызга бик теләп җавап бирделәр.
Аннан соң без "Таттелеком" җәмгыятенең райондагы элемтә бүлегенә юл тоттык.Анда безне Сөләйманова Илсөяр апа белән Салимҗанова Наилә апа каршы алды һәм оешма коллективы белән таныштырдылар.
Оешмада төрле милләт кешеләре эшли. Чувашлар да, татарлар да татар телендә сөйләшәләр, ике дәүләт телен дә бертигез дәрәҗәдә кулланалар.
Әйдәп баручы белгечләре: "Без үзебез чуваш милләтеннән булсак да, татар телен беләбез һәм әле тагын да яхшырак өйрәнергә тырышабыз, чөнки безгә, гадәттә, төрле яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә, өлкән яшьтәге татарлар белән үз тәлләрендә сөйләшү бигрәк тә мөһим," - диде.
Дәүләт нотариаль контора җитәкчесе исә безне Хәйретдинова Дилә Хамит кызы каршы алды.Дилә Хамитовна ике телне дә иркен куллана. Татар милләтеннән булуына карамастан, чуаш телен дә хөрмәт итүе, бу телне яхшы белүе безгә бик ошады. Алай да :"Туган телемнән башка тормышымны күз алдына да китермим.Татарстанда яшәгәч, татар телен белергә кирәк , татар теле яңгырашы белән дә бик матур бит ул. Мин татар телен бик яратам,татар булуым белән горурланам.40 ел Чүпрәледә яшим.Чуашлар белән дә туганнар кебек дус торабыз. Татар теле - дуслык теле ул," - дигән сүзләре бездә туган телебез белән горурлану хисен арттырып җибәргәндәй булды. "Районыбызда чуаш милләтеннән булган өлкәннәр дә бик күп, ике телне камил белүдән тыш чуаш телен дә әйбәт беләм мин.Минем эшемдә ике телне дә әйбәт белергә кирәк" - диде ул. Районыбыздагы ике милләт вәкилләре, Бөек Тукаебыз күрергә теләгәнчә, "уртак Ватанда" "тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып", бер-берсен хөрмәт итеп, дус яши дигән сүз бу.
Кадастр палатасы җитәкчесе Ханзярова Элмира Рифкат кызы белән дә очраштык.Ул да үзенең телен бик ярата.
Сәяхәтнең нәтиҗәсе буларак, берничә оешмада эшләүче 50 гә якын кеше әлеге акциягә бик теләп кушылуын белдерде. Чуваш милләтеннән булган райондашларыбыз да татар теленең мөһимлеген аңлап, аны яратып куллануларын, әле тагын да әйбәтрәк өйрәнергә тырышуларын әйттеләр. Ике телнең дә гамәлдә булуын күреп һәм ишетеп кайттык
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев