Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Законны бозарга ярамый

ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең фитосанитар күзәтчелеге бүлеге башкарган төп функцияләрнең берсе-ул Россия Федерациясе территориясенә үсемлекләргә зыян салучы корткычларның, авыру китереп чыгаручы микробларның, карантин объектларның керүен һәм таралуын кисәтү.

Әлеге максаттан фитосанитар күзәтчелек бүлеге белгечләре карантинлы продукцияне тикшерү һәм күзәтү буенча билгеле бер чаралар үткәрә.

"Үсемлекләр карантины турында"гы Федераль законның 11 маддәсе нигезендә, карантин астындагы продукцияне ташуны, саклауны һәм реализацияләүне башкаручы оешмалар, шәхси эшмәкәрләр дәүләт күзәтчелеге органын карантин астындагы продукциянең кайтарылуы, шулай ук, карантин астындагы продукциянең зарарлы карантинлы объектлар белән зарарлану билгеләре күренүе турында хәбәр итәргә тиешләр. Карантинлы фитосанитар зоналардан, Россия Федерациясе территориясендә җитештерелүче, карантин астындагы продукцияне ташу аңа закон тәртибендә дәүләт күзәтчелеге органы тарафыннан карантин продукциянең үсемлекләр карантинын тәэмин итүче норма һәм кагыйдәләргә туры килүен раслап бирелгән карантин сертификаты булган очракта гына рөхсәт ителә. Импорт карантин астындагы продукцияне РФ территориясенә кертү исә Россия Федерациясенең халыкара килешүе нигезендә бирелгән фитосанитар сертификат нигезендә башкарыла",-ди бу уңайдан ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең баш инспекторы Раиль Әбүзаров.

Раиль Әбүзаров әйтүенчә, күп кенә юридик затлар, эшмәкәрләр һәм гражданнар үсемлекләр карантинын тәэмин итү нормаларын һәм кагыйдәләрен үтиләр. Әмма, шул ук вакытта, планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, араларында карантин законнарын үтәмәүчеләр дә бар икән әле. Үз эшчәнлекләре белән алар зарарлы карантин объектларын фитосанитария буенча имин булган районнарга һәм регионнарга тарату куркынычын тудыралар. -Имин булган регионнарга карантин объектларын кертүдән килгән зыян елына 50 миллиард сумны тәшкил итәргә мөмкин,-ди Раиль Әбүзаров.

Тулырак мәгълүмат алу өчен ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең фитосанитар, ашлыкның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы һәм аны эшкәртү продуктлары күзәтчелеге бүлегенә Казан шәһәре, Оренбург тракты, 20а адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук, 8 (843) 279-93-53 номерлары аша яисә идарәнең shn.tatarstan.ru сайтына кереп белешеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы