Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ящур- куркыныч чир

ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе Монголиядә ящур буенча эпизоотик хәлнең начараюын һәм шул сәбәпле Россиягә чит илләрдән җылык белән эшкәртелмәгән сөт, ит продуктларын кертүгә вакытлыча чикләү кертелгәнлеген хәбәр итә.

-Ящур - тиз таралучы, мөгезле эре терлекне, сарыкларны, дуңгызларны зарарлаучы вируслы кискен чир. Ящур кешегә дә йогамы соң? Әйе, вирус белән йогышланган продукт кулланса, чир кешегә дә эләгә. Кешегә чирнең кайнамаган сөт, чи ит белән эш иткәндә эләгүе дә ихтимал. Югары температурада вирус бик тиз һәлак була, шуңа күрә суелган малның итеннән пешкән колбаса әзерләргә мөмкин, ә сөтне, һичшиксез, пастеризацияләргә кирәк. Ә инде чирле терлекләр белән эшләүчеләргә (сыер савучыларга, дәвалаучыларга, суючыларга) вирусның, турыдан-туры контакт нәтиҗәсендә, маллар төчкергән, ютәлләгән вакытта һава аша да, аларның пычрагы-бүлентеге эләккән предметлары аша да йогу куркынычы бар,-ди РФ дәүләт чигендә чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы Г.Арсланова.

Ящур авыруының билгеләре авыруны йоктырганнан соң 2-3нче көннәрдә күренә башлый. Малларның авызларында, иреннәрендә, болганчык сыекча тулы куыкчыклар барлыкка килә. Кешеләрдә исә баш авырту, туңу, мускулларда, сөякләрдә, билдә авыртулар башлана. Тән температурасы 38-39,5 градуска кадәр күтәрелә. Әлеге билгеләр 6-9 көн дәвамында саклана. Аннан соң иреннәрдә, авызда, сирәк кенә борын эчендә сыекча тулы куыкчыклар барлыкка килә. Мондый куыкчыклар бармак араларында да барлыкка килергә мөмкин, ди белгечләр.

Реклама

Ящур - коточкыч зур икътисади зыян китерә торган афәт. Бу - терлекләр кырылуга, продуктлылыкны югалтуга, симертүдәге малларның авырлыгы кимүенә, үрчемгә зыян килүгә һәм шулай ук карантин чыгымнарына, продуктларны зарарсызландыруга, тышкы мохит предметларын чистартуга бәйле чыгымнар. Шуңа күрә дә инфекцияне читтән кертмәү хәстәрен күрү - профилактиканың иң ышанычлы юлы.

-Ящур авыруына шик туган очракта, бу турыда кичекмәстән ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә кирәк,-дип кисәтә Г.Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ящур