Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары үзләренең инновацион проектларын тәкъдим иттеләр

Татарстанда яшьләрне эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтү, аларга үз бизнесларын башлап җибәрергә ярдәм итәр өчен бүген күп төрле программалар кабул ителә, укулар оештырыла. Эшмәкәрлек төшенчәсенә өйрәнү бүген, хәтта, мәктәп диварларыннан ук башлана.

Республикада мәктәп укучылары арасында яшьләрнең инновацион проектлар "Татарстан - киләчәк территориясе" инновацияләр полигоны-2013" II республика конкурсы моның ачык мисалы. Аны оештыручылар - Казан милли тикшеренү-технология университеты һәм "Химград" технополисы. Конкурсның максаты - яшь талантларга мәктәп чорында ук реаль тикшеренү эшләре белән шөгыльләнеп үз проектын булдыру мөмкинлеге бирү. Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән класс укучылары, шулай ук башлангыч һәм урта махсус уку йортларының 14-17 яшьләрдәге укучылары, республика вузларының беренче-икенче курс студентлары катнаша.

Чара Татарстан Экология министрлыгы, Татарстан Индустрия һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән биш этапта үткәрелә.

Үткән елның май аенда старт алган конкурсның финал этабы күптән түгел узды. Әлеге конкурста республика буенча финалга чыккан 6 команда арасында 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары: Гөлназ Исхакова, Регина Хөснетдинова, Зөһрә Хәйруллина, Петр Долгов, Юрий Трофимов, Елена Кудрявцева, Карина Кутюмова бар иде. Әлеге конкурска аларны җитәкчеләре- химия укытучысы Ирина Ильина әзерли. Һәр этапта укучылар экспертлар, тренерлар, белән командада эшләү алымнарына өйрәнәләр. Киләчәк технологиясен, коммуникацияләрен күзаллап, хәтта, төзеп тә карыйлар, бизнес-проектлар язалар. Катнашучылар Казандагы Идея Технопаркындагы инновацион яшьләр үзәгендә булалар, 3D проектлаштыруны, моделированиене күзәтәләр, цифрлы технология нигезләрен өйрәнәләр.

2 номерлы Иске Чүпрәле укучыларының "Спорт атрибутикасы, мөселманнар өчен спорт киемнәре. Чүпрәледә спорт кибете булдыру" темасыннан гыйбарәт булган проект белән чыгыш ясыйлар. Жюри тарафыннан проект темасы уңышлы дип табыла һәм конкурсның "Иң яхшы инновацион чишелеш" номинациясендә алар җиңү яулыйлар.

-Конкурста җиңү яулап, дипломнар һәм бүләкләр алу әйтеп бетермәслек хисләр тудырды. Аеруча олы рәхмәтне укытучыбыз һәм җитәкчебез Ирина Ильинага әйтәсе килә. Ул безне җүңү яулауга этәреп торды һәм бик ярдәм итте, -ди Юрий Трофимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татарстан – киләчәк территориясе” инновацияләр полигоны2013” II республика конкурсы