Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә әфганчылар белән очрашу узды

Кешелек дөньясы сугышлардан туктап торганы юк. Бер яктан сугыш учагы сүнсә, икенче яктан кабынып кына тора. Кызганыч, ул сугышларда безнең бабаларыбыз, әтиләребез генә түгел, абыйларыбыз, хәтта улларыбызга да катнашырга туры килә.

Укучыларда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбызга карата хөрмәт,алар белән горурлану хисе тәрбияләү; батырлык төшенчәсенең асылын аңлату максатыннан , мәктәптә Әфганчылар белән очрашу булып үтте. Очрашуда әфганчылар белән бергә, аларны хөрмәт итеп,Мәскәү һәм Казан калаларыннан кайткан сыйныфташлары да катнашты. Әйтергә кирәк, инде матур бер традииягә әйләнгән бу очрашуларда алар катнашмыйча калган очрак бөтенләй булмады диярлек.Мондый сыйныфташларның дуслыгына сокланмый мөмкин түгел.

Һәр очрашу күңелләрне дулкынландырмыйча калмый.Өстәл артында утырган япь- яшь ир-атларның сугыш афәтен кичеп, сынмыйча, югалып калмыйча, матур тормыш корып яшәп ятулары бездә соклану хисләре тудыра.

Гамьсез карта уйнагандай

Реклама

Язмыш белән кемдер шаярды.

Кемнәр алар яшәү бәхетеннән

Гомерлеккә сезне аерды?

Күпме сагыш, кайгы йотып яши

Атаң-анаң сине гел уйлап.

Батырларны үлем алмый, диләр

Син исән күк һаман да, солдат.

Шушы шигъри юллар яңгыраганнан соң, ветеран солдатлар үзләренең исеменнән авылыбыз Герое З.З.Алимов һәйкәленә венок куйдылар.

Очрашуда катнашучылар барысы да сүз алып, теләк - тәкъдимнәрен җиткерделәр. Укучылар кунакларга үзләре ясаган котлау открыткаларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев