Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яңа Чүпрәле авылы мәчетенең 20 еллыгы алдыннан

Сәдака- саваплы гамәл Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Аллаһу Тәгаләгә чиксез шөкерләребез, хәмедләребез, сәламнәребез булсын иде. Аның илчесе, безгә рәхмәт итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә Аллаһу Тәгаләнең сәламнәре ирешсә иде. Һәм Аллаһу Тәгаләнең сәмими сәламнәре барча мөселман халкына да насыйп булса иде. Расулебез Мөхәммәд Мостафа саләллаһу гәләйһи вәсәлләм хәдис-шәрифендә әйтә: "Үзегезне...

Сәдака- саваплы гамәл
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Аллаһу Тәгаләгә чиксез шөкерләребез, хәмедләребез, сәламнәребез булсын иде. Аның илчесе, безгә рәхмәт итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә Аллаһу Тәгаләнең сәламнәре ирешсә иде. Һәм Аллаһу Тәгаләнең сәмими сәламнәре барча мөселман халкына да насыйп булса иде. Расулебез Мөхәммәд Мостафа саләллаһу гәләйһи вәсәлләм хәдис-шәрифендә әйтә: "Үзегезне бер хөрмә кисәге белән булса да җәһәннәм утыннан коткарыгыз, бер кисәк хөрмә белән сәдака бирегез. Әгәр анысы булмаса, кешеләргә карата тәмле телле булыгыз, шушы сүз белән үзегезне коткарыгыз" дигән. Сәдаканың төрләре күп, бер сүз белән генә бөтенесе хакында сөйләп бетерү мөмкин булмаганлыктан, иң киң таралганы хакында гына искәртеп үтәм. Ул гадәти көннәрдә мөселманнар бирә торган ирекле сәдака турында. Ислам дине мондый төр сәдака бирүне хуплый, гөнаһларны ярлыкауда аның әһәмиятенең аеруча мөһим булуын раслый. Бу төр сәдаканы мәчеткә теләсә кайсы көнне китерергә була һәм, матди хәлеңнән чыгып, теләгән кадәр бирергә мөмкин. Әйе, мәчетләр сәдака хисабына яши, көн күрә, аларга сәдаканы бирергә кирәк, аны "тәэмин итү булсын, иманыбыз ныгысын, динебез куәтләнсен",- дип бирү кирәк. Мәчет- мәдрәсәләрне финанслау һәр мөселманның изге бурычы булып тора. Мәчеткә бирелгән сәдаканың әҗер сәвабы 16 мәртәбәгә биегрәк. Инде райондашларыбызга мәгълүм булганча, 20 августта Яңа Чүпрәле авылында яңа мәчет ачылуга 20 ел тула. Шушы уңайдан дини чаралар үткәрү өчен матди ярдәм күрсәтү йөзеннән авылдашларыбыз Җәүдәт Мөдәрисов белән Рәшит Фәтхуллов шәхси эшмәкәр Рәшит Хәернасовның "Регина" кибетендә тартма урнаштырдылар. Дин кардәшләребезнең кайберләре моңа якты чырай белән карады. Район электр челтәре коллективы 5000 сум, Ирфан Рәхмәтуллин- 2000, Айрат Низамов- 2000, Рәшит Фәтхуллов- 1000, Илмир Усманов, Альфред Яхиев, Җәүдәт Мөдәрисов, Рәшит Хәернасов һәм Әмир Хәйретдинов 500 әр сум күләмендә ярдәм күрсәттеләр. Әзерәк суммаларда акча салучылар да бар. Рәхмәт аларга! Бер изге эш мең бәладан коткара. Кылган догаларыгыз, изгелекләрегез, биргән сәдакаларыгыз һәм чалган корбаннарыгыз кабул булса иде! Я Раббым! Калган гомеребездә шулай матур, дөрес итеп Аллаһу Тәгаләнең әмерләрен үтәп, Пәйгамбәребез (с.г.в.) күрсәтмәләренә таянып, ата-бабаларыбызның күркәм йолаларын кулланып яшәргә барчабызга да насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет