Ял итәбез...Бакчада эшлибез.
Яңа ел бәйрәмнәрен кыскарту турында күптәннән сүз алып барыла.
Ниһаять, Россия Дәүләт Думасы Яңа ел бәйрәмнәрендә азрак ял итү, ә май бәйрәмнәрен озайту турындагы закон проектын кабул итте. Әлеге үзгәреш киләсе елдан булыр дип көтелә. Киләчәктә, ягьни 2013 елда Яңа елда 10 түгел, ә 8 көн ял итәчәкбез. 9 январьда исә эшкә чыгарга туры киләчәк. Ә калган ял көннәре май бәйрәмнәренә кушылачак.
Агымдагы елда да май бәйрәмнәре шактыйга җыелачак: җәмгысе быел 1, 6, 7, 8 һәм 9 май көннәрендә ял итәчәкбез. Ялларга 29 һәм 30 апрель да өстәлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев