Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

РФ пенсия фонды тарафыннан электрон төрдә “Түләүченең шәхси кабинеты” ачылды

Мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләренә иминият взнослары түләүчеләр һәм Россия пенсия фонды арасындагы үзара бәйләнешне җайга салу максатында РФ пенсия фонды тарафыннан электрон төрдә "Түләүченең шәхси кабинеты" ("Личный кабинет плательщика") ачылды.

Әлеге сервис мәҗбүри медицина һәм пенсия иминиятләренә иминият взносларын, пеняларны һәм штрафларны түләү белән берлектә расчетларның торышы, агымдагы елда түләнергә тиешле иминият взнослары суммасы турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

"Түләүченең шәхси кабинетына" беренчел теркәүне РФ Пенсия фонды сайты аша башкарырга мөмкин (http://www.pfrf.ru/ikp/). Теркәлү үтүнең беренче этабында теркәлүгә заявка бирергә кирәк булачак. Моның әллә ни авырлыгы юк, бары тик РФ Пенсия фондының теркәлү номеры, ИНН, е-mail таләп ителә. Аннан соң активация кодын алу юлын сайларга кирәк булачак (телекоммуникация каналы буенча яисә почта аша заказлы хат белән). Активация коды заявка биргәннән соң 5 эш көне дәвамында җибәрелергә тиеш. Активация коды алганнан соң Россия пенсия фондында теркәлү номерын һәм активация кодын кертәсең һәм сиңа система тарафыннан шәхси пароль җибәрелә. Биредә игътибарны шуңа да юнәлтәсем килә, парольне сакларга, ягъни исегездә тотарга кирәк булачак, чөнки аны югалткан очракта, яңа пароль алу өчен теркщлъ урыны буенча Россия пенсия фондының территориаль органына шәхсән үзегезгә килергә кирәк булачак.

Күргәнегезчә, теркәлүнең кыенлыгы юк, әмма түләүченең шәхси кабинеты аша эшләү вакытны экономияләргә һәм түләүләргә дистанцион контрольне башкарырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Түләүченең шәхси кабинеты” (“Личный кабинет плательщика”)