Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Түбән Чәке урта мәктәбе укучылары кызыклы чаралар уздыра

Табигать уяну белән бергә өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә.Нәүрүз - Яңа көн, язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Безнең ата- бабаларыбыз да Нәүрүзне билгеләп үткәннәрдер.

Ул чорда Нәүрүз әйтеп йөрү гадәте булган. Укучы балалар Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет теләп йөргәннәр. Без дә, Түбән Чәке урта мәктәбендә укучылар белән берлектә 21 нче март көнне Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек. Нәүрүз турында шигырьләр , җырлар җырлап Нәүрүзбикәне каршы алдык. Аның белән бергә төрле уеннар , ярышлар оештырдык. Бу кичә белән балалар күңеленә игелек сыйфатлары иңдердек.Кичәнең ахырында укучыларны коймак белән сыйладык.Коймакны алтынчы сыйныф укучысы Бдиева Эльмира пешереп килгән иде. Соңгы елларда халкыбызның гореф- гадәтләрен өйрәнүгә игътибар артты. Шушы уңайдан без мәктәптә төрле кичәләр оештырабыз. Шундый бәйрәмнәребез булуга шатланабыз һәм милләтебез белән горурланабыз.

Реклама

Без мәктәптә күп эшләр башкарырга тырышыбыз. Илебездә Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы уңаеннан ,мәктәп китапханәсе Абитова Наилә Рифкать кызы һәм татар теле укытучысы Нуртдинова Зөлфия Иршат кызы шушы темага багышлап атналык үткәрдек.Атнаның һәр көнендә мәктәбебездә берсеннән берсе кызыклы чаралар үтте. Укучылар язучыларның сугыш темасына булган әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр, шигырьләр укыдылар . Муса Җәлил иҗаты буенча оештырылган тест сорауларына җавап алу ярышында да укучылар сынатмадылар.Үзләренең фронттагы бабаларына язган хатларны укып күңелләрне төтрәндерделәр.Атналык кызык һәм файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңгә 70 ел Нәүрүз бәйрәме Мәктәп тормышы