Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Хәрби-кулланма спорт төрләре буенча республика Спартакиадасының финалында Чүпрәле командасы катнашачак

Армия сафларында хезмәт итәргә яше җиткән егетләрне Россия Кораллы көчләренә көзге чакыру дәвам итә. Республикада, шул исәптән, районда да 2013 елда армия хезмәтенә чакырылырга тиешле егетләрнең хәрби әзерлеген тикшерү максатыннан төрле чаралар оештырыла.

Әлеге уңайдан 6 декабрьдә район балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә спортның хәрби-практик төрләре буенча зона спартакиадасы үтте.

Спартакиадада Буа, Чүпрәле һәм Тәтеш районнарыннан 1995 елның 31 декабренә кадәр туган һәм көзге чорда армиягә чакырылырга тиешле егетләр командалары катнашты.

Командалар пневматик винтовкадан ату, перекладинада тартылу, АК-74 автоматын сүтеп-җыю, урыннан торып сикерү, 50 метр арада йөзү буенча көч сынаштылар. Әйтергә кирәк, командалар нык әзерлек белән килгәннәр иде. Аннан соң зона спартакиадасында җиңүче команданың республика күләмендә үтәчәк финалда катнашу мөмкинлеге булуы да егетләр өчен стимул булды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча озынлыкка сикерү төрендә Стас Абызов (Тәтеш районы)-1, Сергей Павлов (Чүпрәле) -2, Марат Җамалетдинов (Буа)-3, АК-74 автоматын сүтеп җыю буенча Вячеслав Лелюков (Чүпрәле)-1, Роман Шәмсетдинов (Тәтеш)-2, Г.Носов (Буа)-3, перекладинада тартылу төре буенча Валерий Григорьев (Чүпрәле) -1, Алмаз Насыйбуллин (Тәтеш)- 2, Артур Абзялиев (Буа) -3, йөзү төрендә Аслан Тедеев (Тәтеш)-1, Данир Баһаутдинов (Чүпрәле) -2, Марат Гафуров (Буа) 3 урыннарны яуладылар.

Команда беренчелегендә исә Чүпрәле егетләре командасы 1 урынга лаек дип табылдылар. Тәтеш һәм Буа районнары командалары 2 һәм 3 урыннарны бүлештеләр.

Спортның төрле төрләре буенча җиңү яулаган егетләргә һәм командаларга спорт һәм яшьләр эшләре буенча район комитеты җитәкчесе Фәрит Ахметов Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Спартакиада положениесе нигезендә 1 һәм 2 урыннарны яулаган командалар 13 декабрьдә Чистай авыл хуҗалыгы техникумы базасында үтәчәк республика финал этабында катнашуга юлламага ия булдылар.

Альфик Миңнебаев (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең иминлек нигезләре фәнен укытучы, спартакиада судья):

-Мондый чаралар үткәрү бик кирәк. Чөнки ул, беренчедән, хәрби-патриотик тәрбия чарасы булса, икенчедән, егетләрне армиягә әзерләү дә. Ярыш барышында командалар тарафыннан эшләнгән барлык спорт төрләре дә армия тормышында һәр көнне башкарылучы төп элементлар. Ә командаларның әзерлегенә килгәндә исә, тел-теш тидерерлек түгел, егетләр ныклап әзерләнгәннәр. Район данын республика күләмендә яклаячак егетләребезгә дә уңышлар гына юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада