Сыер һәм кәҗә асраучы чүпрәлеләр субсидия алачак
Татарстан Хөкүмәте шәхси хуҗалыкларында терлек асраучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Үткән елдагы сыман, быел да сыер һәм кәҗәләр асраучы шәхси хуҗалыклар дәүләттән бер тапкыр бирелә торган субсидияне алачаклар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә быел бер савым сыер башына субсидия күләме-3000 сум, кәҗәгә исә-1000 сум итеп билгеләнгән.
Әлеге субсидияләрне алыр өчен теркәлү урыны буенча авыл җирлеге идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев