Район китапханәсендә "Мин оста" күргәзмәсе эшли башлаячак
Район китапханәсендә 3 марттан алып 8 мартка кадәр 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләрнең кул эшләнмәләре "Мин оста" күргәзмәсе узачак.
Бирегә килгән һәр кеше чигү эшләре, кәгазьдән, хәтта макороннан ясалган әйберләргә соклануын белдерә алачак. Шулай ук, биредә Олимпиада киеме тегеп, конкурста катнашучыларның эше белән дә танышырга мөмкин. Әлегә китапханәчеләр эшләнмәләрне киштәләргә урнаштыру белән мәшгуль. Китапханә көн саен кичке 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев