Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле дәүләт ветеринария берләшмәсенең мобиль төркеме мөгезле эре терлеккә ясалма орлыкландыру үткәрә

Авыл хуҗалыгында бүгенге көндә терлекчелек тармагы төп табыш чыганагы булып тора. Шуңа да шәхси хуҗалыкларда да, җәмгыятьләрдә дә күп сөт бирүчән һәм ит токымлы малларны асрарга тырышалар.

Район дәүләт ветеринария берләшмәсендә 2013 елда мөгезле эре терлекне ясалма рәвештә орлыкландыру, акушер-гинекологик авыруларны дәвалау һәм профилактикалау буенча мобиль төркемнәр оештырылды. Агымдагы елда хуҗалыкларда герефорд (ит) токымлы бозаулар туды да инде. Бозауларның тугандагы авырлыклары 40 кг.га кадәр җитә.

Беренче мобиль төркем Иске Чүпрәле авылы, Сабантуй мәйданы урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашкан. Төркем җитәкчесе Дамир Аббазовка 2-24-77, 89172381705 телефон номерларына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Икенче мобиль төркем исә Иске Шәйморза авылында урнашкан. Илгиз Сафиулловка 89276769546 номеры белән шалтыратып, үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин.

-Мөгезле эре терлекне ясалма рәвештә орлыкландырганда югары генетик потенциаллы герефорд (ит) һәм голштин (сөт) токымлы малларның спермалары кулланыла (заказ бирүченең сайлавы буенча). Бер баш мөгезле эре терлекне ясалма аталандыру (ветеринарлар үзләре сезнең хуҗалыгыгызга киләчәкләр, димәк, юл чыгымнарын да кертеп) 700 сум тора. Нәселле бозаулар үстерергә теләүчеләр өчен бу кыйммәт түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нәсеелле терлек ясалма орлыкландыру