Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үтте

"Татарстан Республикасының нотариаль контора" коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү турындагы игъланы бар иде.

Әлеге уңайдан 20 ноябрьдә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үтте. Чараны мәктәп коллективы белән берлектә нотариус Дилә Хәйретдинова оештырды һәм 10 "а" сыйныф укучыларына лекция-дәрес бирде. Лекция-дәреснең нәкъ менә 1 номерлы мәктәптә һәм 10 "а" сыйныф укучылары белән үткәрелүе дә тикмәгә генә түгел. 10 "а" полиция профилендәге оборона-спорт сыйныфы. Биредә 22 бала белем ала. Мәктәптә полиция профилендәге сыйныф инде җиденче ел тоташ оештырылып килә.

Әйтергә кирәк, укучыларга юридик терминнар, аңлатмалар таныш, бу өлкәдә белемнәре булуы да сизелеп тора.

Лекция-дәрес барышында укучылар нотариусның кем булуы, гомумән, аның нинди эшчәнлек башкаруы, дәүләт һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, нотариаль эшчәнлек башкару кагыйдәләре, мирасый хокукны ничек һәм кайчан рәсмиләштерә башлау кирәклеге турындагы сорауларга җаваплар алдылар. Дәрес-лекция дә "Мирасый хокукны рәсмиләштерү" темасы буенча үтте. Терминнарга ачыклык керткәндә конкрет мисаллар өстендә аңлатып бирү дә укучылар өчен җиңеллек тудырды. Натариус Дилә Хәйретдинова катлаулы юридик терминнарны аңлаешлы итеп, гади телдә аңлатуы да укучыларда зур кызыксыну уятты.

Дәреснең тәмамлануын белдереп, кыңгырау шалтырауга да карамастан, укучылар урыннарыннан кузгалырга ашыкмадылар. Мондый чараларның киләчәктә дә оештырылуын сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне