Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Мәгълүмат алырга мөмкин

- Интернет аша дәүләт кадастры мәгълүматларын алу өчен запросны ничек бирергә мөмкин? - Дәүләт җир кадастры мәгълүматларын сорап www.rosreestr.ru. uslugi.tatar.ru. kadastr.tatarstan.ru сайтлары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моның өчен "Хезмәтләр" бүлегендә "ГКН мәгълүматларын бирү турында запрос" җибәрергә кирәк булачак, җир участогы турында мәгълүматларны, мәгълүматларны бирүнең формасы, гариза бирүче турында тутырырга, аннан...

- Интернет аша дәүләт кадастры мәгълүматларын алу өчен запросны ничек бирергә мөмкин?

- Дәүләт җир кадастры мәгълүматларын сорап www.rosreestr.ru. uslugi.tatar.ru. kadastr.tatarstan.ru сайтлары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моның өчен "Хезмәтләр" бүлегендә "ГКН мәгълүматларын бирү турында запрос" җибәрергә кирәк булачак, җир участогы турында мәгълүматларны, мәгълүматларны бирүнең формасы, гариза бирүче турында тутырырга, аннан соң запросны түләргә. Интернет аша запрос ясап, сез үзегез өчен җайлы булган төрне сайлап ала аласыз: электрон документ төрендәме, почта аша җибәреп, кәгазь документ төрендәме яисә территориаль бүлектә кәгазь документ төрендәме.

Игътибар итегез, uslugi.tatar.ru. дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша кәгазь документларны алырга мөмкин. Әлеге порталда электрон төрдә документлар бирү каралмаган.

-Мин кадастр исәбенә кую өчен гариза тапшырдым. Минем гаризам кайсы этапта булуын мин ничек белә алам?

-Дәүләт хезмәтләре порталының (www.rosreestr.ru.) "Хезмәтләр" - "Запросның статусын тикшерү" бүлегендә сез үзегезнең гаризагызның кайсы этапта булуын тикшерә аласыз. Номерны күрсәтеп һәм "Тикшерү" кнопкасына басып сез гаризагызның барлык этапларны ничек үтү тарихын тикшерә аласыз. Шулай ук, документларның әзерлеген дә биредән белеп була.

Сорауларга ТР буенча Федераль кадастр палатасының технолог службасы белгечләре Алена Гизатуллина һәм Лилиана Зиннәтуллина җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадастр бүлеге