Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

КФУ галимнәре катнашында

Үткән атнада 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә география һәм биология укытучыларының методик семинары булып үтте.

Семинар 2013 елда бил-геләнеп үтәчәк Экология елы кысаларында "Табигый фән предметлары буенча укыту-методик эшне модернизацияләү" темасына багышланган иде. Семинарда Казан федераль университетының география һәм экологик белем бирү бүлеге профессоры, якташыбыз Җәүдәт Хөсәенов (рәсемдә), кафедра мөдире Шамил Галимов, мөгаллим Марат Вәлиев катнаштылар. Район укытучылары белән очрашу иң элек 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең актлар залында, аннан төркемнәргә бүленеп сыйныф бүлмәләрендә барды.

Актлар залында КФУ галимнәре, шулай ук, 11 сыйныфны тәмамлаучылар белән очрашуны да күздә тотып, алар алдында чыгарылыш бердәм дәүләт имтиханнары торачагын бәян иттеләр һәм бүгеннән укучыларга киләчәк һөнәрне сайлау буенча фикер йөртергә кирәклеген ассызыкладылар. Әлеге уңайдан КФУда география һәм экологик белем бирү бүлеге эшләп килүен, анда керү тәртипләрен, факультетлар эшчәнлеге белән таныштырдылар. Галимнәр шулай ук, бүгенге көндә югары уку йортларын да оптимизация җилләре читләтеп үтмәвен, гомумән, әлеге өлкәдә барган вәзгыять турында сөйләделәр.

Семинарның икенче өлеше география һәм биология укытучыларының методик эшчәнлегенә кагылышлы иде. Семинарда Зур Чынлы урта мәктәбеннән Радик Хәлиуллов һәм Иске Шәйморза урта мәктәбеннән Радик Шәрәфетдинов дәрес формасында тәкъдим иткән чыгышларында балалар белән эшләү алымнарын күрсәттеләр. Слайдларда география һәм биология дәресләрендә тәҗрибәләр үткәрүләрен, тирә-як табигатебезне өйрәнүгә, саклауга керткән өлешләрен тасвирладылар. Семинарда галим Җәүдәт Хөсәенов бүгенге көндә мәктәпләрдә географик мәйданчыкларга күбрәк урын бирелергә кирәклеген әйтте.

Реклама

-Чыннан да бүген кайсы гына мәктәпне алма, интернет, заманча технология белән баетылган слайдлар күрсәтелә һ. б, һ.б. Ә менә табигать белән "табигый" аралашу мөмкинлеге чикләнгән. Әйтик мәктәпләрдә кечкенә генә географик мәйданчыклар булдырып, шунда укучылар белән төрле күзәтүләр, тәҗрибәләр оештырырга мөмкин,-диде ул чыгышында.

Галим Җәүдәт Хөсәеновның әлеге хакта сүз кузгатуы тикмәгә генә түгел. Әлеге хакта ул үзенең профессорлык эшчәнлегендә һәръяклап яктыртырга тырыша, укытучылар өчен өстәл әсбабы буларак тәкъдим иткән китабы да әлеге темага багышланган. Семинарда да галим республикабызның кайбер районнарында булып, андагы мәктәпләрдә оештырылган географик мәйданчыкларны слайлар ярдәмендә укытучылар игътибарына тәкъдим итте. Мондый төр эшчәнлекнең үзенең туган районында дәвамлы булачагына ышанычын белдерде.

Семинар-очрашуда КФУ галимнәре тирә-як мохитны өйрәнүдә, саклауда, аны пропагандаулауда үзләреннән зур өлеш керткән бер төркем укытучыларга (рәсемдә), район мәгариф бүлеге вәкиле Гөлшат Вәлиуллинага, шулай ук, "Туган як" газетасы редакциясенә Дипломнар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар