Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кадастр исәбенә кертү җиңелме?

Хәзерге вакытта яңадан-яңа законнар кабул ителеп, әледән-әле үзгәрешләр кертелеп тора. Ә без алар турында барыбыз да беләбезме соң? Бу уңайдан ТР буенча кадастр палатасы белгечләренә мөрәҗәгать иттек һәм аларның аңлатмасы түбәндәгечә.

Кадастр палатасы белән Росреестр порталы (www.rosreestr.ru) аша эш йөртү җиңелрәк һәм тизрәк икәне турында һәркем хәбәрдәрдер. Җир участокларын кадастр исәбенә алу турындагы гаризаларның 50 проценты кадастр исәбе органына кадастр инженерлары (җир биләүче аның белән хезмәт күрсәтү турында килешү төзи) аша электрон төрдә керә. Прогресс безне алга этә: хәзер без электрон төрдә яңа җир участогын кадастр исәбенә кертү белән беррәттән инде әлеге объектка тиешле төзәтмәләр дә кертә алабыз. Бу очракта кадастр инженеры һәм җир хуҗасы килешеп эшләргә тиешләр. Беренче чиратта, җир участогы хуҗасы кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аннан соң кадастр инженеры сыйфатлы итеп межа планын әзерли һәм электрон төрдә портал аша кадастр мәгълүматларының үзгәрүе турында гариза язып, аңа межа планын һәм кирәкле булган документларның күчермәләрен әзерләп, теркәп җибәрә. Җир участогы хуҗасы кадастр палатасына кадастр инженеры тарафыннан бирелгән гаризаның номерын күрсәтеп кадастр исәбендәге үзгәрешләр турында гариза язып калдырырга тиеш. Җир участогы кадастр исәбе органына ни дәрәҗәдә тиз арада мөрәҗәгать итә, документлар да шул кадәр тиз арада әзерләнәчәк.

Әлеге схема буенча портал аша гариза бирү дәүләт кадастр исәбен үткәрү срокларын күпкә тизләтә (20 көн урынына 7 көн эчендә). Моннан тыш, портал аша гариза биргән очракта, кадастр инженеры межа планын махсуслаштырылган программа буенча ясаячак, ә бу исә төрле хаталар җибәрү мөмкинлеге булмаячак дигән сүз.

Реклама

Әгәр җир участогы хуҗасы кадастр исәбе органына мөрәҗәгать итми икән, "Күчемсез милекне дәүләт кадастр исәбенә кертү турында"гы 2007 елның 24 июлендә кабул ителгән 221 номерлы Федераль Законның 27 маддәсенең 2нче өлешендәге 5 пункты нигезендә аңа кадастр исәбе үзгәрешләрен башкарудан баш тарту турында карар биреләчәк (ягъни кадастр исәбе үзгәрешләрен башкару турында җир участогы хуҗасы түгел, моңа хокукы булмаган чит зат - кадастр инженеры мөрәҗәгать иткән булып саналачак).

Әлбәттә, элеккеге традицион төрне беркем дә кире какмаган, ягъни һәр граждан да барлык тиешле документларын җыйнап үзе дә кадастр исәбе органына мөрәҗәгать итә ала. Әмма ни генә булмасын, кадастр инженеры кебек белгеч аша эш йөрткәндә җиңелрәк тә, тизрәк тә эшне төгәлләргә мөмкин булуын искәртәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадастр бүлеге