Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чүпрәле күп профильле лицейда "Нәүрүз чибәре"н сайладылар

Иске Чүпрәле күп профильле лицейда "Нәүрүз чибәре - 2016" бәйгесе үткәрелде.

Әлеге бәйгедә кызларыбызның иң уңганнары, чибәрләре, сылулары, өлгерләре катнашты. Болар 8 нче сыйныфтан Зартдинова Алсу, 10 нчы сыйныфтан Миначева Айгөл, Усманова Гөлназ һәм Якупова Алия. Кызларыбыз үзләренең бөтен осталыкларын күрсәттеләр.Алар тәмле итеп татар - халык ашларын да пешерәләр, кул эшенә дә осталар, матур итеп җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр.Чын татар кызлары менә нинди икән бит! Һәр кызыбыз мактауга лаек.

Бәйрәм җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Җырчы кызларыбыз Мавзютова Руфинә,Ахметова Аделия, биюче егетебез Багаутдинов Азат бәйрәмгә ямь өстәде. Бәйрәмне 11 нче сыйныф укучысы Нуртдинова Айгөл алып барды. Ә инде "Нәүрүз чибәре - 2016" исеменә Усманова Гөлназ лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәүрүз чибәре