Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чокалы урта мәктәбендә “Татар баласы – 2014” сайланды

Иске Чокалы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Татар баласы - 2014" бәйгесе үтте.

Бу бәйгедә мәктәп укучылары узләренең көчләрен сынадылар. Алар арасында 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Бәйгене оештыруда, алып баруда, методик ярдәм күрсәтүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе Фәнил Хисамов һәм Альбина Низамова булды.

Чара һәр укучының таныштыру презентациясе белән башланды. Укучылар үзләренең балачаклары, беренче укытучылары, киләчәккә максатлары белән таныштырып үттеләр. Презентацияләр бик кызыклы һәм тирән эчтәлекле иде. Икенче өлештә катнашучылар яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр.

8 нче сыйныф укучылары: Гөлназ Усманова, Гөлчәчәк Сирачетдинова һәм Айгөл Миначева бик матур, оста итеп биеп күрсәттеләр. 7 нче сыйныф укучылары Ләйлә Яруллина моңлы итеп үзенең җырын җырлады һәм үзе язган шигырен сөйләде, ә Ләлә Гафурова матур итеп татар халык биюен биеде. Раиля Дружкова челтәр инәсе белән бәйләгән эшләрен күрсәтте. Әлбәттә мондый бәйгеләр татар халык ашларыннан башка күз алдына китереп булмый. Кызлар бу бәйгедә дә сынатмадылар. Алар үзләре пешергән тәм - томнары белән таныштырдылар. Бәйгенең соңгы өлешендә, кызлар татар халкыбызның гореф - гадәтләребезне, милли бәйрәмнәребезне оста итеп сөйләделәр. Нәтиҗәләр буенча "Татар баласы - 2014" бәйгесенең җиңүчесе итеп 7 нче сыйныф укучысы Ләйлә Яруллина сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татар баласы – 2014” бәйгесе