Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Татарстанда иң яхшы велосипедчы

Балалар арасында юл- транспорт фаҗигаләрен булдырмау һәм профилактикалау максатыннан, 20- 23 майда Яр Чаллы шәһәрендә яшь инспекторларның "Имин тәгәрмәч" дип аталган ХХ республика конкурсы узды.

Анда Татарстанның барлык районыннан һәм шәһәреннән 60 лап команда катнашты. Аның составында ике кыз һәм ике яшүсмер төрле номинацияләр буенча көч сынашты. Конкурс программасында бәян ителгәнчә, команданың һәр члены шәхси зачет буенча дүрт номинациядә "имтихан" тотарга тиеш булды. Өч көнгә сузылган конкурста "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр", "Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү", "Автошәһәрчек" һәм "Велосипедны фигуралы йөртү" буенча балаларның иң- иңнәре ачыкланды.

Барлык нәтиҗәләргә йомгак ясаганнан соң, Иске Чүпрәле 1 нче номерлы урта мәктәбенең 5 "а" сыйныфы укучысы Илназ Рәхмәтуллов беренче урынга лаек булды һәм Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсенең Дипломын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Имин тәгәрмәч2014