Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Игелектә уза гомер гомер юллары

Кеше гомерен нигәдер ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу уйлар килә... Ә ныклабрак уйлап карасаң көз - ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.

Моннан нәкъ 50 ел элек Кече Чынлы авылында гади генә тормыш алып баручы Сәетгәрәй абый белән Мәгъсүмә апа гаиләсендә бишенче бала булып нәни кызчык дөньяга аваз сала.Аңа Гөлүсә дип исем кушалар. Исеме җисеменә туры килә дигәндәй бу бала нәфис, зифа буйлы булып үсеп тә җитә. Кечкенәдән чаялыгы, тапкырлыгы, җитезлеге белән башкалардан аерылып тора. Мәктәптә укыган елларда ук оста оештыручы, һәрнәрсәгә сәләтле булуын тоемлап, үзенең киләчәк тормышын мәктәп белән бәйләргә уйлый, 8 нче сыйныфны тәмамлагач Арча педагогия училищесына юл тота һәм теләгенә ирешә. Училищеда укыганда ук ул үзен бөтен яклап актив студент буларак күрсәтә. Студент, яшьлек еллары берсе артыннан берсе бик тиз үтеп китә. Үзенең белемен читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында дәвам итә.

Чүпрәлегә юллама белән кайткан яшь белгечне Иске Шәйморза авылына эшкә билгелиләр. Ләкин туган нигез, әти- әни, туган авыл үзенә тарта, җае чыгу белән ул үзенен туган мәктәбенә, башлангыч сыйныф укытучысы булып кайта.

Авылда ул гомерлек тормыш юлдашы, иптәшен дә очрата. Матур яз айларының берсендә уңган, булган Тәлгать белән тормыш корып җибәрәләр, ике балага тормыш бүләк итәләр.

30 ел мәктәптә эшләү дәверендә ул күпме нәни балага белем һәм тәрбия биргән, үз эшенең чын остасы булган укытучы. Белем дөньясына алып кергән ничәмә ничә буын бүген яраткан укытучыларын хөрмәтләп искә ала, рәхмәт хатлары юллый.

Гөлүсә ханым Бухарова бүген дә үзенең хезмәтен бөтен йөрәген, бөтен барлыгын биреп яратып башкара, ул укыткан укучылар һәрнәрсәгә сәләтле булып, төпле белем туплап урта баскыч сыйныфына күчә. Аның хезмәтенә җитәкчеләребез, хөкүмәтебез тиешле бәя бирәләр, хөрмәлиләр.

Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә Гөлүсә кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер кешегә әверелә. Ул бүген яраткан тормыш иптәшенең, балаларының таянычы, кадерлесе булып, туганнарының хөрмәтендә әкрен генә гомер көзенә атлый. Бу чор аның өчен матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар юбиляр 50 яшь