Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Идел” яшьләр үзәгендә Татарстан Президенты белән очраштык

24-25 январьда "Идел" Яшьләр үзәгендә үткәрелгән "Татарстан Республикасы балалар оешмасының берләшмә" утырышында дәүләтебезнең һәр районыннан балалар оешмасы вәкилләре катнашты. Әлеге чарага катнашу өчен Чүпрәле районы Укучылар Думасыннан Иске Шәйморза гомуми белем бирү урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы мин- Әхтәмов Рәсим тәкъдим ителгән идем.

Татарстан Республикасы Президенты -Рөстәм Миңнеханов катнашында ""Идел" Яшь ләр үзәге"ндә яңа спорткомплексын ачу тантанасы булды. Президентыбыз үз чыгышында әлеге чарада катнашучы районнардан килгән актив вәкилләргә: "Киләчәктә безнең эшебезне дәвам итәчәк балалар сез һәм үзегез аңлап, өлкән буынның бай традицияләрен, тәҗрибәсен файдаланып яшәргә , укырга тырышыгыз.Чит телләрне өйрәнегез,аралашыгыз. Безнең уртак бурычыбыз- яшәү дәрәҗәсе югары булган һәм барлык күрсәткечләр буенча алга киткән регион исемен саклап калу , үстерү", - дип ассызыклап китте.

Бу киңәшмәдә вәкилләр үзләрен кызыксындырган бик күп сораулар бирделәр, эшлекле тәкъдимнәр керттеләр.Шулардан берничәсе: 1)Яшь гражданнар форумының район, республика,россия күләмендә узачак этабында катнашу; 2) "Татарстан Республикасы балалар оешмасы берләшмә" сенең яңа проектын булдыру һәм файдалану; 3)Төрле кызыклы акцияләр,чаралар оештыру һәм үткәрү.

Очрашуның икенче көнендә вәкилләр белән оешманың җитәкчесе Согрина Ирина Игоревна түгәрәк өстәл артында мавыктыргыч киңәшмә уздырды. Биредә вәкилләр үз районнарында узган кызыклы файдалы чаралар, киңәшмәләр турында чыгыш ясады.Мондый очрашулар, без яшьләргә үз эшебезне күрсәтә алырга, киләчәктә нинди генә эшкә тотынсак та без булдырабыз, башкарып чыга алачагыбызга өмет уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Идел” яшьләр үзәге Татарстан Президенты