Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Җилдән җитез картинглар

Пионер оешмасы хәрәкәтенә 90 ел тулу кысаларында районның мәгариф, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча бүлекләре картинг клубы белән берлектә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында картинг буенча ХХХVIII район чемпионатын үткәрделәр.

Анда 10-15 яшьлек 13 бала катнашты. Әйтергә кирәк, аларның күбесе өчен мондый ярышлар беренче мәртәбә генә түгел.

-Районда картинг спорты популярлаша бара. Бүгенге көндә спортның ул төре белән илледән артык бала шөгыльләнә. Ел саен район күләмендә үтә торган район чемпионатына унбишкә якын бала чыга. Республика күләмендә яхшы нәтиҗәгә ирешкән картингчыларыбыз да бар. Хәзерге ярышлар "Honda GХ 200" классындагы картларда оештырыла,- ди картинглар буенча клуб тренеры Фәрит Моратов.

Яшь спортчылар район үзәгендәге хоккей мәйданчыгында 200 метрлы әйләнешне өч мәртәбә үтәргә тиешләр иде. Иске Шәйморзадан Рәсим Әхтәмов әлеге дистанцияне 0,56,33 секундта узып чемпион исемен яулады. Кече Чынлыдан Илназ Мохтаров- 0,56,70 һәм Иске Шәйморза урта мәктәбеннән Ирек Җамалетдинов 0,58,71 секунд вакыт күрсәтеп икенче һәм өченче урынга лаек булдылар.

-31 май һәм 1 июнь көннәрендә иң оста картингчыларыбызны Казан шәһәрендә үтәчәк республика ярышлары көтә. Анда да Иске Шәйморза авылы спортчылары катнашыр, дип уйлыйбыз,- дип дәвам итә сүзен картингчыларның остазы. Әлеге чемпионат кысаларында ярышлар икенче көнне дә дәвам итте. Анда үткән ел гына әлеге спорт белән шөгыльләнә башлаган 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең икенче сыйныф укучылары стартка чыкты. Күренеп тора, кыска гына вакыт эчендә малайлар картингны оста йөртү серләрен шактый ук дәрәҗәдә үзләштергәннәр, бу аларның беренче уку елы буенча имтихан тотулары да булды. 2 сыйныф укучысы Булат Әмирханов билгеләнгән трассаны бик уңышлы үтеп "чемпион" исемен яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг