Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Электр энергиясен урлау–яман гадәт

Безнең компаниянең иң әһәмиятле бурычы булып кулланучыны югары сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү тора. Һәм шулай ук һава торышына бәйләнгән аварияләрне булдырмау өстендә зур күләмдә эшләр алып барыла.

Һәр елны план буенча, электр үткәргеч линияләр СИП (самонесущий изолированный провод) линиясенә алмаштырыла бара. СИП линиясе, үз чиратында, ышанычлы, шулай ук электр энергиясен югалтуны киметә. Димәк, йортларыбызда лампочкалар яктырак яначак, электр җиһазлары әйбәтрәк, ышанычлырак эшләячәк. Һәр кулланучы аңларга тиеш, без ни өчен электр счетчикларын урамга, йорт фасадына куярга киңәш итәбез, ВЩУ-ул "куркынычсызлык".

Йорт фасадына куелган ВЩУга саклаучы автомат куела, бу үз чиратында кешене ток сугудан саклый, ялгышып электр җиһазына кагылса, ул автомат тиз арада утны сүндерә. Янгын куркынычы булса да тиз арада эшләп китә, янгынны булдырмый калырга ярдәм итә.

Районыбызда электр энергиясен урлау, элеккеге еллар белән чагыштырганда, күпкә кимесә дә, аерым хуҗалыкларда әле дә булгалап тора. Шулай ук урлашуның төрләре дә үзгәреп тора. Экспертлар фикеренчә, электр энергиясен кулланучыга китереп җиткергәнче, аның 10%ка кадәр юкка чыгуы электрофизика законнарына туры килә. Югалтулар 10-12% ка җитсә, монда инде чаң сугарга кирәк. Димәк, нәрсәдер җитеп бетми, яки электр линияләрдән урлана дигән сүз. "Татэнергосбыт" оешмасы белән килешү төземичә генә электр энергиясе белән файдаланучыларга карата да бик зур суммада штрафлар каралган. Рөхсәтсез, эретеп ябыштыру аппаратлары һәм башка электр җиһазларыннан файдаланучыларга зур күләмдә штрафлар салына. Электр счетчигына кагылу, пломбаларын өзеп цифрларын кирегә әйләндереп маташу элеккедән калган яман гадәт. Быел дүрт айда район электр челтәрләре хезмәткәрләре, тикшерүчеләр тарафыннан килешүсез һәм исәпсез электр энергиясеннән файдаланучыларга карата 5 акт төзелде. Мондый тәртип бозулар хәзер ешрак ачыла. Безнең куллануда бүген яшерен электр кабельләрен эзләп таба торган приборлар, компьютерлар, махсус җиһазлар бар.

Ниндидер максаттан чыгып контролерларны өйләренә кертмәүче абонентлар да очрап тора. Килешү буенча п. 2.2.5. электр энергиясен бирүче оешманың вәкилен электр счетчигын тикшерергә кертергә тиешле булсалар да, тикшерүчеләргә борын төбендә ишеген бикләп куйган, яисә тикшерүчеләргә карата кимсетүле сүзләр әйтеп мыскыллаучы кулланучылар да очраштыргалый.

Мисал өчен, бер елдан бирле электр исәпләү приборын тикшерү өчен өйләренә кертмәүче абонентлар да җитәрлек. Бу кулланучылар үзләреннән-үзләре "кара исемлеккә" эләгә, алар яки электр энергиясен урлый, яки электр счетчигының күрсәткечләрен киметеп түли. Мондый гамәлләр "Татэнергосбыт" оешмасы белән килешү шартларын боза, "Челтәр компаниесе" ул абонентларга электр счетчикларын урам ягына, ягъни йортның фасадына, җирдән 1,7м. биеклектә куярга киңәш итә.

2011 елда барлыгы 23 кеше-нең электр энергиясен урлаганы ачыкланды. Район электр челтәре контролерлары ачыклаган бу гаеплеләрнең һәммәсенә карата административ җаваплылык-штраф санкцияләре кулланылды. Район электр челтәренә китерелгән зыян суммасы 68248 сумны тәшкил итте.

Реклама

Шуны да искәртеп үтәсе килә, электр счетчикларының кл.в. 2,5 егәрлекләре булганнары гамәлдән чыккан булып исәпләнә. Андый счетчикларны тиз арада алыштыру сорала. Шулай ук, электр счетчиклары янган очракта, дәүләт тикшерүе срогы чыккан булса, ниндидер аңлашылмаган сәбәп белән эшләвеннән туктаса, аларны алыштыру тәртибе килешүдә каралганча, абонентның үз хисабына башкарыла. Иң беренче чиратта, электр счетчигы белән бәйләнгән барлык эшләрдә "Челтәр компаниясе"нең райондагы исәпләү бүлегенә хәбәр ителергә тиеш. Телефоннар: 2-30-33, 2-26-72.

Районыбызда җәйге айларда гына вакытлыча яшәү-че гражданнарның, төзелеш башкаручыларның килешүләрне яңартмау, төземәү юлы белән урам линияләреннән ут урлау, линиягә рөхсәтсез тоташу кебек очракларына юлыксагыз, тиз арада түбәндәге телефон номерлары белән хәбәр итүегезне сорыйбыз. Мондый намуссыз кешеләр безнең барыбызның да "кесәләребезгә керәләр" бит, линияләрдә көчәнеш кими, көнкүреш техникасы ватыла, аварияләр килеп чыга. Телефоннар: 2-26-48, 2-30-33, 2-26-72.

Намуслы яшик, электр энергиясен урлауларга юл куймыйк! Бергәләп, якты йортларда, дус булып яшик!

Материал түләүле шартларда

бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электр энергиясен урлау