Чүпрәледә нормадан 1,75 тапкырга артык кар яуган
Табигать җәй айларында яумаган яңгырларны кышлыгын карлары белән компенсацияли кебек.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсенең Чүпрәле бүлеге җитәкчесе Вера Афанасьева белдерүенчә, январь ае башыннан бүгенге көнгә кадәр безнең якларда 35,2 мм. явым-төшем күзәтелгән. Бу нормадан 1,75 тапкырга артык. "Кырларда уртача 40 см. Калынлыгында кар ята".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев