Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә Музей көне билгеләп үтелде

Халыкара музейлар шурасының 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган чираттагы утырышларының берсендә 18 май - Халыкара музейлар көне дип игълан ителә. 1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген республикабызда 128 музей бар. Алар арасында 4 нәфис сәнгать, 53 тарихи-төбәкне өйрәнү, 32 мемориаль музей, 6 музей-тыюлык бар. 27 музей-шәһәр, ә 56 музей авыл җирлекләрендә урнашкан.

Районның тарихи-төбәкне өйрәнү музее 1970 елның 18 ноябрендә оеша. Башлап ул Пионерлар йортында тарихи-төбәкне өйрәнү музей почмагы буларак ачыла. 1990 елда музей элеккеге хәрби комиссариат бинасына күчерелә. 1991 елдан 2000 елга кадәр ул Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы булып тора. 2001 елдан муниципаль бюджет учреждениесе статусын ала. Бу тарихи йортның директоры булып элек елларда Рәфәгать Низамов эшләде. 1994 елдан бу вазыйфаны Рәдиф Субаев башкара. Авыл җирлекләрендә дә музей эшчәнлеге шактый уңышлы алып барыла. Әйтик, Иске Шәйморза авылында "Җир һәм кешеләр" музее авылның бай тарихын, милли традицияләрен яшь буынга җиткерүдә зур урын алып тора. Шулай ук, башка авылларда да тарихыбызны саклау максатыннан күп эшләр эшләнелә. Бу уңайдан бүгенге көндә Уби авылы җирлеге башлыгы Алексей Ярухинның шәхсән элеккеге әйберләрне туплау, киләчәктә музейга урнаштыру белән янып йөрүе хөрмәткә лаек.

"Үткәннәрсез киләчәк юк", дип белми әйтмәгәннәр. Музейлар милли рухны югалтмаска, милләттәшләребез күңелендә туган телгә, әдәбиятыбызга һәм тарихыбызга мәхәббәт уята. Бер сүз белән әйткәндә, милли мирасыбыз сагында бәһасез хезмәт куя.

P.S. 17 май көнне исә район тарихи-крайны өйрәнү мзей бинасы алдында зур чара оештырылды. Анда тарихи вакыйгаларга багышланган викториналарга җавап бирү, җыр-биюләр, күңел ачулар булды. Музей көне кысаларында бу көнне төнге 24.00 сәгатькә кадәр Ачык ишекләр көне игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 18 май Музей көне