Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә “Игътибар- балалар!” операциясе башланды

15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Чүпрәле районында "Игътибар - балалар!" дип аталган профилактик чара уза.

Балаларның юл- транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләнүен булдырмауга юнәлдерү әлеге чараның төп максаты итеп куела. Бу чорда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, полициянең участок вәкилләре һәм балигъ булмаганнар эше буенча инспекция инспекторлары балаларга һәм ата-аналарга юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап, викторина-конкурслар уздырыр дип көтелә. Шулай ук, юл тәртибен саклаучылар яшь кагыйдә бозучыларга да игътибарны икеләтә арттырачак. Әлеге операциянең кирәклеген балаларның юлда җәрәхәт алуы турындагы саннар да дәлилли. Агымдагы елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 353 һәлакәт теркәлдегән, аларда 8 бала үлгән һәм 371-е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда юл һәлакәтләре 15,4 процентка арткан (+47 һәлакәт), зыян күрүче балалар саны 18,9 процентка үскән, балалар үлеме 2 -гә кимегән. 1- 10 сентябрь көннәрендә дә "Бала- төп пассажир" исеме астында декада узачак. Бу чорда машинага утырган балаларның иминлек каешларын һәм махсус утыргычлардан файдалануына нык игътибар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Игътибар балалар!” операциясе