Чүпрәледә штраф түләмәүчеләр саны арта бара
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясы нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта, ул сумманың икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, я 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.
-Кодексның 20.25 статьясы нигезендә,штрафны 70 көн эчендә туләргә кирәк. Бүгенге көнгә кадәр ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан шундый 86 шоферга карата административ протокол төзелеп судка жибәрелде. Шуларның 54 -енә штрафлар суммасын ике тапкырга арттырып түләтү каралды, 22 арест бирелде, унысы мәҗбүри эшкә иартылды. Мондый күңелсезлеккэ дучар булмас өчен штрафларыгызны ЮХИДИ бүлекчәсеннән 2-23-45 телефоны аша белешеп торырга кирәк,- ди автоинспекция начальнигы Анатолий Михайлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев