Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле янгын сүндерү частендә “ачык ишекләр” көне узды

114 нче номерлы янгын сүндерүчеләр частендә узган ачык ишекләр көненә күптармаклы технологияләр техникумы, Алешкин- Саплык, Чуваш Чүпрәлесе һәм Яңа Чүпрәледәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экскурсиягә килделәр.

Әлеге служба җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм караул начальнигы Айрат Әюпов балаларга янгын белән аяусыз көрәшүчеләрнең батыр хезмәтләре, аларның эш киемнәре, янгын сүндерү вакытында нинди инвентарьлар кулланулары турында сөйләделәр. Хәзер мондагы техника елдан- ел камилләшә бара, янгын сүндерү машиналары заманча жиһазлар белән коралланган. Хезмәткәрләр дә үзләренең һөнәри осталыкларын даими камилләштереп тора. Балаларга бигрәк тә 112 номерлы бердәм диспетчерлык службасы ошады. Алар әледән- әле өлкән абыйларына янгыннан саклау хезмәтенең тарихы һәм һөнәри эшчәнлек турында сорауларны яудырып кына тордылар.

-Халыкны, территорияне табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау безнең төп бурычыбыз,- ди әлеге хезмәтне җитәкләүче подполковник Василий Битяков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын сүндерү часте Ачык ишекләр көне