Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле техникумы укучылары Кырлайда булып кайтты

27 апрель көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында Г.Тукай туган көненә багышлап зур бәйрәм булды.

Бәйрәмгә Чүпрәле техникумыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы җитәкчелегендә бертөркем студентлар экскурсиягә барды. Тукай иҗатын яратучылар һәм уку алдынгылары Сәгъди абзый йортында, кечкенә Апуш уйнап үскән ишегалдында һәм шагыйрьнең музеенда булдылар. Бәйрәмгә Казаннан һәм төрле төбәкләрдән бик күп язучылар, шагыйрьләр, журналистлар килгән иде. Мунчәли егете шагыйрь Рәмис Аймәт белән очраштылар.Тукай якташы шагыйрь Наил Касыймов үзенең чыгышында Тукай-Кырлай мәктәбен тәмамлаучы бердәнбер шагыйрь булуы белән горурланды."Кырлайга кайтып барам" дигән шигырен укыганнан соң ятим баланы- кечкенә Апушны асрамага алган һәм аңа улым дип дәшкән Сәгъди абзыйга киләчәктә Кырлай халкы һәйкәл куяр дип ышануын әйтте.

Театральләштерелгән тамаша, җиңүчеләрне бүләкләү, концерт укучыларга бик ошады. Алар шагыйрьләр һәм әкият геройлары белән истәлекле фотога төштеләр. Тукай коенып үскән күл буйларында йөрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Тукай Кырлай