Чүпрәле студентлары "Арена" кичке клубында очрашаклар
15 апрельдә район мәдәният бүлеге Казан шәһәренең "Арена" кичке клубында Чүпрәле студентлары өчен "Татар-Стар" дип аталган очрашу кичәсе үткәрә.
Кичәдә татар эстрадасының якты йолдызлары, якташларыбыз ИлСаф, Алсу Әбелханова, Айрат Җәмалетдинов та катнаша. Чарадан трансляцияне "Мәйдан" каналыннан карап булачак. Клубка керү Чүпрәле студентлары өчен бушлай. Башлана 22.00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев