Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле ир-атларының хатын-кызлар турында фикерләре

-Хатын-кыз, дигәч, сезнең күзалдыгызга иң беренче кем килә? Азат Вахитов: -Әнием килә. Аны хөрмәтләгән сүзләрем шигырь юлларымда. Калын шәлен салып иңнәренә Әни керә һаман төшемә, Җылы оекбаш бәйли үзе Кулларында уйный бишинә. Сөйли-сөйли эшен эшли бирә, Ә мин торам аңа сокланып. Чәчләремнән сыйпап ала кебек, Бәйләвеннән кинәт тукталып: -Аяк-кулың сызламасын...

-Хатын-кыз, дигәч, сезнең күзалдыгызга иң беренче кем килә?

Азат Вахитов:

-Әнием килә. Аны хөрмәтләгән сүзләрем шигырь юлларымда.

Калын шәлен салып иңнәренә

Әни керә һаман төшемә,

Җылы оекбаш бәйли үзе

Кулларында уйный бишинә.

Сөйли-сөйли эшен эшли бирә,

Ә мин торам аңа сокланып.

Чәчләремнән сыйпап ала кебек,

Бәйләвеннән кинәт тукталып:

-Аяк-кулың сызламасын улым,

Салкыннарда туңма,өшемә,

Кышкы бураннардан курыкма дип

Мамык куйдым оек җебенә.

Гомерем буе бурычлымын

Биргән өчен йөрәк җылыңны,

Колган догаларың һәм фатихаң

Саклап йөри мәңге җанымны.

Кабереңә килеп башым иям,

Реклама

Чәчәк салам мәрмәр өстенә.

Ясин чыгам,үзем белгәннәрне

Теләк тели-тели күп кенә.

Тыныч йокла инде,әнкәй бәгърем,

Оҗмахларда булсын урының.

Кабул итеп алчы догаларын

Йөрәгеңнән төшкән улыңның.

-Бу дөньяда хатын-кызсыз яшәү мөмкинме?

Иршат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге рәисе:

-Янәшәбездә хатын-кызлар булмаса, җирдә яшәүнең мәгънәсе, тәме булмас иде. Алар безнең балкыр кояшыбыз, мәңге сүнмәс йолдызларыбыз. Гүзәл затлар көч биреп торганда гына күңелдә матур җырлар, шигырьләр туа. Хатын-кызлар без, ир-атлар яклаучысы, саклаучысы итеп карарга өйрәнгән, шушы бурычыбызны алар алдында үти алсак иде. Аларның күңел хисләрен аңлап, һәрвакыт хөрмәт белән карап яшәргә булсын!

-Ничек уйлыйсыз, хатын-кыз, хаклыкта да "көчсез"ме?

Рәшит Фәтхуллов, "Туган як" газетасы редакциясенең бүлек мөхәррире:

-Бүген кайсы гына өлкәне алма, мәгариф, сәламәтлек һәм башкасы-күпчелегендә хатын-кыз хезмәт куя. Шәхсән үзем дә, шундый коллективта эшлим һәм гүзәл затларыбызның бөтен төр эшне зур җаваплылык тоеп башкара алулары белән горурланам. Йөкнең күбрәк өлешен үзебезгә алып, хатын-кызларыбызга кадер-хөрмәтне арттырасы иде.

-Сезнең өчен март ае нәрсә белән ассоциацияләнә?

Илгизәр Хөснетдинов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары:

-Иң беренче яз һәм хатын-кызлар бәйрәме белән, Хатын-кызлар тормышыбызның нигезе, тоткасы. Хатын-кыз-ул әни дә, апа-сеңел дә, тормыш юлдашы да. Март ае минем өчен тулаем тоташ бәйрәмнәрне тәшкил итә. 1 мартта әниемнең туган көне, 14 мартта тормыш иптәшемнең гомер бәйрәме, ә инде 8 март-Халыкара бәйрәм. Хатын-кызлар һәрвакыт үзләрен бәхетле хис итеп яшәсеннәр иде!

-8 Март бәйрәме ни өчен уйлап табылган дип уйлыйсыз?

Илһам Бикчуров, Иске Шәйморза авылы җирлеге башлыгы:

-Мөгаен, тормышта хатын-кызларыбызга аз игътибар бирәбездер. Минемчә, 8 март шул кимчелекне бетерү, безнең күзгә күренмәгән хезмәтләрне дә башкарып куючы гүзәл затларыбызга игътибар итү йөзеннән, уйлап табылгандыр ул. Әлеге бәйрәм телсез ир-атларыбызны да телле итә, хатын-кызларыбызның тормышыбызда никадәр мөһим урын алып торуын билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатынкызлар