Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

"Чүпрәле коммуналь челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесеннән бүләккә-кабиналы душ

Сугыш михнәтләрен үз җилкәсе аша үткәргән өлкән кешеләр өчен һәрчак игътибар кирәк. Аларның көндәлек проблемалары да юк түгел. Ярый ла яннарында бергә гомер итүче якыннары булса.

Безнең сафлар елдан- ел сирәгәя бара. Бүген авылда нибары өч ветеран калдык. Шунысы куанычлы, хәзер һәр ветеранны берәр оешма кадерли. Җитәкче килеп хәлеңне сорашса, тормышыңны күрсә, бераз сөйләшеп утырса күңелгә бик рәхәт була. Өлкәннәргә карата авыл җирлекләре дә һәрдаим игътибарлылык күрсәтә. Телефон аша шалтыратып сәламәтлегебезне белешүчеләргә дә рәхмәтебезнең чиге юк. Җаваплылыгы чикләнгән "Чүпрәле коммуналь челтәрләре" җәмгыяте җитәкчесе Рамил Хисамовка аеруча рәхмәтлемен. Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан мине бүләксез дә калдырмады. Өйдә юыну өчен бик әйбәт кабиналы душ китереп куйды. Безнең гаилә өчен, әлбәттә, бу һич тә көтелмәгән бүләк булды. Өлкәннәр турында кайгыртып төрле чаралар оештырган җитәкчеләрней һәркайсына бик зур рәхмәт, үзләренә дә нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар тормышы