Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Бәйрәм итәчәкбез

8 март алдыннан, бәйрәм көннәрендә дә районда күптөрле чаралар узачак. 7 март көнне Башкарма комитетта үз эшләрендә алдынгы хатын-кызларны, "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете-хатын-кыз карашынча" конкурсында катнашучыларны хөрмәтләячәкләр.

Кичен район мәдәният йортында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең концерты булачак. Ә традицион "Кышны озату" бәйрәме 8 мартта 9.00 сәгатьтә башлана. Бу көнне район үзәгендә ярминкә, спорт уеннары, үзешчәннәр концерты тәкъдим ителсә, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортзалында Р.Исхаков призына волейбол турниры үткәреләчәк.

9 март көнне, 17.00 сәгатьтә, район мәдәният йортында район яшьләренең, студентларның очрашу кичәсе булачак. Кичәдә район җитәкчелеге дә катнаша. Бәйрәмнәр бергәлектә үткәндә күңелле уза, бәйрәмнәргә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәребез