Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле район үзәгендә Ана образын гәүдәләндергән скульптура урнаштырылачак

Хөрмәтле райондашлар!

Күптән түгел без сезнең игътибарыгызга район үзәк паркында урнаштырылачак Ана образын гәүдәләндергән скульптура макетын тәкъдим иткән идек һәм аңа карата фикерләр калдыруны сорадык. Әйтергә кирәк, алар арасында булачак скульптурага уңай фикерләр әйтелсә, шул ук вакытта аны ошатмаучылар да булды.

Менә кайбер фикерләр:

Анастасия Шадрикова: Минемчә, биредә барысы да әйбәт түгел. Ана образы ниндидер моңсу, кайгылы күренә. Ананың җиргә иелгән карашы әлеге моңсулыкны тагын да арттыра гына. Аңа карап һич кенә дә аны Ана дип атап булмый. Янында баласы, я булмаса йөзендә елмаю чагылса, күпкә күркәмрәк булыр иде. Мин биредә Ана бәхетен күрмим, күбрәге ул Ана түгел, ә бәхетсез хатын-кыз образын чагылдыра.

Елена Захарова: Барысы да күбрәк нинди Ана образын чагылдыручы скульптура урнаштыруга бәйле. Биредә кайгыга баткан Ана-ул олырак яшьне гәүдәләндерә, ә заманча яшь Ана кирәк булса, минемчә аның карашы балага төкәлгән, ул композициядә булса яхшырак, юк икән күз карашы алга юнәлгән, һичъюгы җиргә түгел, булырга иеш.

Гульназ Валеева: Биредә Ананың күз карашы тормышчан булырга, алга карарга тиеш һәм яулыгы башка төрле бәйләнсә, матуррак күренер иде.

Моннан тыш, райондашларыбыз үзләре күрергә теләгән скульптураның фоторәсемнәрен дә тәкъдим иттеләр. Сораштыруларда катнашкан һәм үз фикерен ирештергән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.

Фикерләр нәтиҗәсе макетның күпләргә ошамавын ачыклады. Шулай итеп, сезнең игътибарыгызга, хөрмәтле райондашларыбыз, Ана скульптурасының яңа макетын тәкъдим итәргә булдык. Монысы хакында ни әйтер идегез икән, янә фикерләрегезне көтеп калабыз!

Алдан, шуны әйтә алабыз, скульптура бары тик Ана образын гына гәүдәләндерәчәк һәм ул ялгызы, баласыз гына булачак. Әлеге скульптура 1,5 метр биеклектә, бронзадан ясалачак. Скульптураны ачу тантанасы ноябрь аенда - Әниләр көнендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ана скульптурасы