Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

"Әкият" балалар бакчасында "Нәүрүз" бәйрәме узды

Иске Чүпрәледәге "Әкият" балалар бакчасында "Нәүрүз" бәйрәме узды.

Гореф-гадәтләребезне искә төшерү, яшь буында рухи байлыкны баету максатыннан бәйрәм иртәсендә балалар бүлмәдә-бүлмәгә йөреп, "нәүрүз" әйтеп, йомырка, ярма җыеп йөрделәр. Аннан бәйрәмгә Яз кызы-Нәүрүзбикә килде. Ул Кыш бабай белән төрле ярышларда ярышты. Билгеле бу көрәштә балалар аңа бик теләп булыштылар, көч сынаштылар.

Соңыннан яз турында җырлар җырланды, шигырьләр әйтелде. Җыелган әйберләрдән каргалар килү хөрмәтенә, ботка пешердек, тәмлеләрдән сыйландык. Нәүрүз тынычлык, иминлек бәйрәме булып истә калсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәүрүз бәйрәме