Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

1 номерлы Иске Чүпрәле балалар бакчасына әтиләрне һәм бабайларны бәйрәмгә чакырдылар

Ватанны саклаучылар көне алдыннан безне, 1 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти- бабаларын, бәйрәм тантанасына чакырдылар. Анда күргәннәребездән бик канәгать булдык, оныкларыбызның талантын күреп шаккаттык.

Залда 25 ләп әти- бабай утыра. Ясле- бакчага чакыру алгач бик шатланып килдек. Безгә күрсәтәчәк тамашаның бөтен эчтәлеге хәрби хезмәткә багышланган иде. Оныкларыбыз безнең алда биеделәр, җырладылар, матур- матур шигырьләр сөйләделәр. Аннан соң "Чик сакчысы" һәм "Диңгезче" дип исемләнгән ике төркемгә бүленеп КВН уйнадылар.

Сораулар да, җаваплар да бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч иде. Гомуми балларның уртак нәтиҗәгә тәмамлануы да уенның никадәр кискен булуын дәлилли. Без, өлкәннәр "Дуслык җиңде" дип үз фикеребезне белдердек. Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан безгә бу бик зур бүләк булды. Кичәне шундый эчтәлекле һәм мавыктыргыч оештырганнары өчен өлкән тәрбияче Ләйсән Вәлиәхмәтовага, тәрбияче Альбина Сабировага, музыка белгече Алсу Әхсәновага һәм няня Татьяна Яшинага ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм Ватанны саклаучылар бәйрәме