Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Зурлап озаттылар

Эчке эшләр бүлеге башлыгы Илсур Басыйров отставкага китүче Фәнис Гайниев, Герман Дубанов һәм Юрий Албутов адресына хезмәтләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Армия хезмәтеннән соң шушы коллективка килеп, берничә дистә ел җинаятьчелеккә каршы намус белән көрәшкән, район халкы тормышының иминлеген тәэмин итүгә үзләреннән өлеш керткән егетләрнең чәчләренә дә инде ак бәсләр кунарга өлгергән. Еллар аларны үзенчә сынаган. Кораллы көчләр сафларында ук взвод командиры урынбасары булган, район буенча эчке эшләр бүлегендә штаб начальнигы вазыйфасына кадәр күтәрелгән полиция майоры Юрий Албутов Төньяк Кавказда алты айдан артык конституцион тәртип урнаштыруда да катнаша, хөкүмәт бүләкләренә дә лаек була.

Хезмәт чорында нинди генә вазыйфага билгеләнсәләр дә, җаваплылык хисен югалтмаган һәм биргән антларына тугры калган егетләр саубуллашу тантанасында да коллектив алдында үзләрен горур тоттылар. Эчке эшләр бүлеге ветераннары советы башлыгы Фариз Шакиров та әлеге хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларын намуслы үтәүләре хакында сөйләде.

-Рәхмәт сезгә, сез үзегезнең иң матур елларыгызны шушы хезмәткә бирдегез. Личный состав алдына куелган бурычларны бердәм гамәлгә ашыруда үзегезнең көчегезне, сәләтегезне һәм тәҗрибәгезне кызганмадыгыз, яшь хезмәткәрләргә һәрчак үрнәк була белдегез. Сез бүген дә тормышның нәкъ уртасында кайный торган егетләр. Шуңа күрә алдагы көннәрегез дә җәмгыятькә файдалы, итагатьле хезмәттә үтәр дип уйлыйм. Шушы кадәр еллар сезне җаваплы хезмәткә рухландырып торган, рухи көч биргән һәм изге теләк белән эшкә озатып, җылы каршы алган гаиләләрегезгә дә иминлек, бәхет телим,- диде бүлек начальнигы Илсур Басыйров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәтләрен хөрмәтләп