Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Зур Чынлы балалар бакчасында очрашу узды

Зур Чынлы балалар бакчасында төрле елларда эшләгән хезмәткәрләрнең очрашу кичәсе узды. Кунакларга тәкъдим ителгән видеоиасмадагы вакыйгалар һәркемне үткәнгә алып кайтты.

Очрашуда бакчаның беренче оешу көннәреннән алып бүгенгесенә кадәр хатирәләр барланды. Сания Алтынбаева бүгенге балалар бакчасы "җәннәт" белән чагыштырды. Элек елларда нинди авырлыклар белән очрашуларын искә төшерде.

Гомеренең 25 елын мөдир вазифасында үткәргән Рәмзия Сафина, Илсөяр Шәрәева, тәрбияче Рәйхан ханымның да сөйләр сүзләре күп иде. Бакчаның бүгенге тормышы турында Гөлсирә Хаярова таныштырды, нинди алымнар кулланып эшләүләрен сөйләде.

Очрашу чәй өстәле артында күңелле әңгәмә белән дәвам итте. "Бер очрашу -үзе бер гомер", дигәндәй бакча хезмәткәрләре: Гөлназ Баһаутдиновага, Рәйхан Сафинага. Гүзәлия Миначевага, Гөлсирә Хаяровага рәхмәтләр әйтелде, очрашулар дәвамлы булсын дигән теләктә калды һәммәсе дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы