Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Цильна” җәмгыятендә һәр сыердан уртача 28 килограмм сөт савалар

Хәзер барлык хуҗалык терлекләре дә җәйге лагерьларга күчереп асрала башлады.

Димәк, сөт җитештерүне арттыруга тулы мөмкинлекләр ачыла. Җәйләүне дөрес оештырган кайбер товарлыклы - сөтчелек фермаларында моның уңай нәтиҗәләренә дә ирешәләр. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятендә бүген һәр сыердан тәүлек саен уртача 28 килограмм сөт савыла (үткән ел 27 кг. иде) һәм кабул итү пунктларына 98 процент товарлылык ббелән 20 тонна 600 килограмм югары сыйфатлы продукция тапшырыла. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Түбән Каракитә, Мунчәли, Городище һәм Татар Бизнәсе филиалларында да савым сыерларның продуктлылыгын арттыруга ирештеләр. Шул ук вакытта П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Кече һәм Яңа Уби филиаллары, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу һәм Яңа Чокалы филиалларында сөт җитештерүне киметүгә юл куйдылар. Бүген район буенча кабул итү пунктларына 94 тонна 400 килограмм сөт озатыла, шуның 28 тоннага якынын шәхси хуҗалыклар сөте тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт саву