Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәленең Заводская урамында яшәүчеләр Сабантуй үткәргәннәр

Халкыбызның көтеп алган бәйрәме-Сабантуйлар башланды. Районыбызда аны беренчеләрдән булып үткән шимбәдә балалар үткәрде. Ә менә урам Сабантуе моңарчы үткәрелгәне юк иде әле.

-Урамыбыз барлыкка килгәнгә быел 20 ел тулды. 1993 елда килеп урнашкан 15 йорт бүген дә шушы килеш-дусларча, туганнарча яшибез. Урамыбызда яшәүчеләрнең 50 проценты чуваш милләтеннән.

Күбебезнең балалары үсеп читкә китте. Быел бергә, бер урамда яши башлавыбызның юбилеен Сабантуй белән билгеләп үтәргә булдык. Мондый тәкъдимне барыбыз да хуплады һәм һәр йорттан 500 әр сум акча кушылып бәйрәм үткәрдек,- дип шатланып сөйли район үзәгендәге "Заводская" урамында яшәүче Рөстәм Хамидуллин.

Урамдашлар бәйрәм программасын да бергәләп төзиләр. Спорт ярышлары үткәрәләр, концерт номерлары әзерлиләр. Аркан тартуда Гүзәлия Гайнетдинова, йомырка куйган кашыкны авызга кабып йөгерүдә Ольга Николаева, кул көрәштерүдә Ленар Гайнетдинов, гер күтәрүдә 70 яшьлек Хәмзә Салихов, аякларга капчык киеп йөгерүдә Резедә һәм Рафаил Җәббаровлар, күзне бәйләгән килеш уенчыклар кисүдә Резедә Камалова һәм чүлмәк ватуда аның тормыш иптәше Фиркатька тиңнәр булмаган. Барлык уеннарга да Анатолий Чернов хөкемдарлык иткән. Әлбәттә инде, җиңүчеләргә призлар да бирелгән. Тәлгать Халитов сыздырган гармунга кушылып җыр-биюләр башкарылган. Төшке аш вакытында башланган урам Сабантуе кичке караңгыга кадәр уен-көлкеләр белән дәвам иткән. Тату күршеләр шашлык кыздырганнар, уха пешергәннәр, биш самавыр чәй эчкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй