Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Утын кирәкмиме?

Шланга авылы җирлегендә зират эче, тирә-як территорясе иске агач ботакларыннан, артык куаклардан чистартылган.

-Әлеге күркәм эшне башкаруда авылның барлык ир-егетләре дә катнашты, һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә,-ди авыл җирлеге башлыгы Ирек Мөхәммәтҗәнов.
Зират чистартылган, әмма шлангалыларның борчулары арткан. Борынгыларның зираттан берни дә алырга ярамый диюләренә карап алар хәзер киселгән агачларны кая да илтә алмыйлар. Бу уңайдан райондашлардан киңәшләр сорап калалар. Әлеге уңайдан "Одноклассники" сайтындагы Шланга авылы төркеме аша мөрәҗәгать белән дә чыкканнар. Моннан тыш, киселгән зур агачларны төяп ташуда техника ярдәме дә таләп ителә аларга.
Зираттагы агачларны ятим-ятимә, мохтаҗлар алса ярый икән. Бу турыда сорашып белештек. Бәлки районда утын кирәк кеше бардыр, килеп төяп китсеннәр, диләр шлангалылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират чистарту